Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
милли проект

“Үсеш ноктасы”: Күңгәрдә дә

“Заман мәктәбе” (“Современная школа”) проекты кысаларында оештырылган табигый, техник һәм гуманитар профильле цифрлаштырылган белем бирү үзәкләренең әнә шул исемдәге федераль челтәре республикабызның һәр районында оештырыла.


Безнең районда ул Олы Әтнә урта мәктәбендә узган ел эшли башлады. Быел исә мондый үзәк Күңгәр мәктәбендә дә булдырылып ята. “Үсеш ноктасы” үз эченә технология, информатика, ОБЖ кабинетларын ала. “Бу кабинетларда косметик ремонттан тыш, коммуникатив үзгәрешләр дә кертелде. Технология кабинетында, мәсәлән, юынгычлар урнаштырылды, мөстәкыйль рәвештә канализациягә тоташтырылды, – ди мәктәп директоры Рафил Сибгатуллин. – Информатика кабинетында розеткалар саны артты. Янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры китереп ишекләрне дә алыштырдык”.
Шахмат яратучылар бе­лән укытучы Марат Әхәтов шөгыльләнәчәк, бу дәрестән тыш шөгыль булып тора. Технологияне – Ләлә Әхәтова, ОБЖ­ны – Рафил Сибгатуллин үзе, информатикадан – Алсу Хәкимҗанова укытачак.
Әлеге кабинетларга яңадан  махсус җиһазлар кайтартылачак. “Бирегә 3D принтерлар да кайтырга тиеш”, – ди мәктәп директоры. Әлеге федераль программа белем һәм тәрбия бирү өл­кәсендә алга таба олы бер адым булып тора. Шөгыльләнү өчен бө­тен мөмкинлекләр туды­рыл­ган мондый үзәкләр уку­чыларның сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен ачуда төп ярдәм булып тора.
Белешмә
2019 елда авыл җир­лек­лә­рендә һәм кече шә­һәр­ләр­нең гомуми белем бирү уч­реж­дениеләрендә барлыгы ике меңнән артык “Үсеш ноктасы” үзәкләре ачылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев