Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
милли проект

"Татарстан чаңгы юллары -2020" - Әтнәләр, әзерләнегез!

15 февраль көнне "Чаңгы юлы" бездә булачак.

Әлеге бәйгене уздыруның максаты -  сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, район халкын спортка тарту.

Уздыру урыны: Олы Әтнә авылы, чаңгы трассасы Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы янында. 

Теркәлү - 8.00 сәгатьтә башланып, 8.30 сәгатькә  кадәр дәвам итә. 

Чараны Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге  һәм районның спорт мәктәбе оештыра. 

Чарада һәр оешмадан 4 кеше һәм җитәкче катнаша. Ярышлар төрле яшь категориясендә уздырыла: 18-29, 30-39, 40-49, 50-59 һәм старше  60 яшьтән узучылар.  VIP узыш оештырыла. Анда бары җитәкчеләр генә катнаша. 

Дистанция хатын-кызлар өчен -  1500 метр, ирләр  өчен - 3000 метр. 

Җиңүчеләр хатын-кызлар арасында аерым, ирләр арасында аерым билгеләнә. 

Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак. 

     Шунысын да искәртик, "Россия чаңгы юллары", "Татарстан чаңгы юллары -2020"  "Спорт-  тормыш нормасы" федераль проекты һәм  "Демография " илкүләм проекты кысаларында үткәрелә. Россия Президенты Владимир Путин 2018 елның 7 маенда «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» тиешле указга кул куйган иде. 

С.Мингатина фотосы - архивтан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев