Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
милли проект

Быел район юлларында башкарыласы эшләр

Федераль һәм төбәк программалары нигезендә, Әтнә-Чыпчык, Күшәр-Чишмәле Сап юлларын төзекләндерү каралган.

Юллар, юллар. Адәм баласын элек-электән иң борчыган мәсьәләләрнең берсе бу.
Аллаһка шөкер, бу яктан Әтнә юлларына тел-теш тидерерлек түгел. Әтнәбезгә кайсы яктан гына килеп керсәк тә, ялт иткән асфальт юллар каршы ала. Шунысы шатландыра, бу безнең генә фикер түгел, күрше рес­публикадан килүчеләрдән дә соклану хисләрен еш ишетәбез.
Кабат җиһанга матур язлар килде. Район юлларын быел нинди ремонт эшләре көтә? Кайсы якларга асфальт салыначак, район башкарма комитетының инфаструктура үсеш бүлегеннән шул хакта сораштык. Елдагыча, быел да район юлларын, шул исәптән авыл урамнары да төзекләндереләчәк.
Федераль һәм төбәк программа­лары нигезендә, Әт­нә-Чыпчык, Күшәр-Чиш­­мәле Сап юлларын тө­зек­ләндерү каралган. Күшәр-Чишмәле Сап юлында ике участок, берсе – Кышлау авылы белән Күңгәр арасындагы, икенчесе Кышлау белән Яңа Шашы авыллары арасындагы юлларның бер өлешләре.
Торак пунктларның юл-урам челтәрләрен норматив торышка китерү республика программасы буенча башкарыла:  Олы Әтнә авылының Наратлык, Дружба, Мира һәм дә Новая һәм Яшьлек урамнары киселеше, Радио урамында ремонт эшләре каралган. Ары, Ябынчы һәм Иске Шимбер авылларында да урамнарны төзекләндерү эшләре башкарылачак. Моннан тыш, булган асфальт юлларны төзекләндерү буенча Югары Шашы, Түбән Бәрәскә, Мәрҗән, Күлле Киме, Иске Мәңгәр, Төрекләр авылларында да урамнарны төзекләндерү эшләре булачак.
Район бюджетыннан исә төзеләсе объектларның юллары каралачак. Мәсәлән, Комыргуҗа авылында быел авыл советы бинасы төзү, Яңа Шашы мәктәбе территориясендә машиналар кую өчен тукталыш ясау каралган. Күпләр көткән тагын бер яңалык, лагерь территориясендә чаңгы базасы төзеләчәк һәм анда тукталыш эшләү планлаштырылган. Моннан тыш, Олы Әтнә авылы Совет урамының бер өлешендә яктырту җайланмалары эш­ләнәчәк.
Елдан-ел райо­ны­бызның олы, шул исәптән авыл, урам юллары тө­зекләндерелеп тора. Юл га­заплары да инде тарихта гына калды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев