Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
милли проект

Яшә, эшлә – бар да синең өчен

Республика Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды оешуга 30 мартта 25 ел була.

Тузган торакны юк итү программасын гына исегезгә төшерегез.  Зама­нында төзелеш тармагын үс­тереп җибәреп, халыкны эшле-ашлы итәргә булышкан, начар шартларда яшәүчеләргә яңа фатир ачкычлары өләшергә мөм­кинлек тудырган иде.
2005 елда  Торак фонды ярдәме белән социаль ипотека программасы да тормышка ашырыла башлады. Әлеге программа нигезендә   оешма хезмәткәрләре, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ гражданнар үз­лә­ренең торак шартларын яхшырта ала. Ә менә 2019 елда эшли башлаган “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты нәтиҗәсендә республикада 37 мең гаилә үзенең торак шартларын яхшырткан. 2019 елда барлыгы  2 млн. 675 мең кв.м. торак кулланышка тапшырылган. Бу үткән ел белән ча­гыштырганда 11 процентка күбрәк. Бер кешегә торак белән тәэмин ителеш күрсәткече 27,3 кв. м. җитте. Быел исә респуб­ликада 2 млн. 979 мең кв.м торак сафка бастыру планлаштырыла.
Сүз дә юк, яшь гаи­лә­­ләр өчен бик зур мөм­кин­лекләр бирә бу программалар. Олы Әтнә авылында яшәүче Алсу һәм Фәнис Хәкимовлар гаи­лә­сен генә алыйк. 2008 елда гаилә кора алар. Алсу –  Лениногорск кызы, районыбызның Каенсар авылы егете Фәнис белән кунакка кайткач танышалар. Озак та үтми, гаилә корып җибәрәләр. Фәнис – шәхси эшмәкәр, Алсу исә – сәнгать мәк­тә­бе укытучысы. Ике бала тәрбиялиләр, уллары Марсельгә – 10, кызлары Эмилиягә – 4 яшь. Гаилә башта Каенсарда, Фәниснең әти-әнисе белән гомер кичерә. Балалар үсә барган саен, Олы Әтнәгә күчү ихтыяҗы арта. Алсуга авылдан эшкә килеп йөрүе кыенлыклар китереп чыгара, балаларны бакчага, мәктәпкә йөртәсе дә бар бит әле. Әтнәдә социаль ипотека нигезендә 27 фатирлы йорт төзелә башлауга, беренчеләрдән булып гариза яза алар. 2017 елның октябрендә әнә шулай итеп өч бүлмәле фатирлы булып куя гаилә. Әлеге фатирны алу өчен гаилә 2035 елга кадәр дәүләт белән социаль ипотека килешүе төзи.
“Фатирыбыздан бик ка­нәгать”, – диләр бертавыштан Хә­кимовлар. Шулай булмыйни, йорт тыныч урында, ишегалдында – балалар мәйданчыгы. Ерак түгел парк урнашкан, мәктәп, балалар бакчасы, “Ашыт” спорткомплексы да якында гына. Рәхәтләнеп яшә, эшлә генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X