Әфганстан: анда төнлә дә эссе
15 февраль – Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулды.
Хөрмәтле Әфган сугышы ветераннары!
Сезне 15 февраль – Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулу белән тәбрик итәм. Бу безнең өчен кайгылы да, шатлыклы да көн. Сугыш бетү шатлыгы, һәлак булган дусларны искә алу моңсулыгы.
Хөрмәтле ветераннар! Бүгенге көндә сез һаман сафта: яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш кертәсез. Төрле тармакларда хезмәт итеп, илебезнең экономик үсешенә зур көч куясыз, тормышта актив булып яши бирәсез. Киләчәктә дә сезгә тазалык-саулык, гаилә бәхете, шатлык телим. Авырлыкларга бирешмичә, югалтуларсыз киләсе елда да күрешергә насыйп булсын!
Ленар Кәбиров, Әфганчылар советы рәисе
Олы Әтнәдә яшәүче әфганчы Раил Касыймов белән Әфган иленең 30 ел элекке чорын искә алдык.
Хәмит БАДИКОВ
– 1986 елның маенда армиягә киттем, шул ук елның декабреннән 1988 елның маена кадәр Әфганстанда хезмәт иттем, – ди әңгәмәдәшем.
Биредә бөтен Совет гаскәрләре контингентын тәэмин итеп торучы артиллерия складын саклый ул. Шул ук вакытта янәшәдә башка төр складлар да, әйтик, ашамлыкларныкы, кием-салымныкы һ.б. да була. Раил белән әлеге илнең көнкүреше, табигате, халыкның яшәеше турында сөйләштек.
– Авыл хуҗалыгы сизелерлек артта анда. Үгез җигеп бакча сөрәләр. Тирә-як коры туфрактан тора, бары су арыкларының тирә-ягында гына бераз яшеллек бар. Йортлар барысы диярлек балчыктан оешкан. Әфган халкы бик дини халык, барысы да Ислам динен тота. Совет солдатына булган мөнәсәбәтләре бертөрле генә түгел: көндез әйбәт булса, төннәрен үтереп китәргә дә мөмкиннәр. Табигатенә әйләнеп кайтсак, гомергә истә калырлык факт – бик эссе анда. Көндезен түгел, төнлә дә: простыняны юешләп йоклый идек... ул кипкәнче йокыга китә алсаң бик яхшы инде. Дөресен генә әйткәндә, ул чорны онытасы килә, – ди ул.
Шунысы кызык, Раил анда нибары бер татар егете була, аның каравы 3 башкорт, 5 үзбәк һәм күп санда белорус, урыс егетләре хезмәт итә. Шул ук вакытта күрше Хайратун гарнизоныннан корал алып китәргә дип бер колонна – бары 70 татар егетеннән генә торган төркем килеп китә. “Барысы да, Чаллыдан, ул вакыттагы Брежнев шәһәреннән иделәр”, – дип искә ала. Төрле милләт вәкилләре күп була монда. Ике егетне – элекке танышларын да очрата. Дөрес, барысы да төрле “призыв”тан: берсе – 6 ай алдан, икенчесе 6 айга соңрак килгән. Биредә ерак гарнизоннардан килгән Саба, Арча, Кукмара районы егетләре белән таныша, алар белән, сирәк булса да, аралаша.
Ә туган авылына кайткач әнә шул иптәшләре аркылы хәбәр ала: ул хезмәт иткән гарнизонны “ут”ка тотып, тулысынча диярлек юк итәләр, кара күмергә калдыралар.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев