Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Онытылмый

Үлемсез полк, залп, яңа һәйкәл...- әтнәләр бәйрәмгә әзерләнә

Районыбыз Бөек Җиңүнең 74 еллыгын каршыларга әзерләнә. Бу бәйрәм елдагыча авылларда 8 май көнне, район үзәгендә 9 май көнне булачак.

Тантана Г. Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы янәшәсендә урнашкан обелиск каршында башлана, мәңгелек утка оешмалар венок куячак. Монда озак торылмый, ветераннарны елдагыча машиналарга утыртып,  алар үзәк урамнан - Совет урамы аша узачаклар. Машиналар артыннан "Үлемсез полк" барачак. 

Мәктәптән янында борылып, бу ташкын Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасы каршына кадәр бара да, дамбада туктап торачак. Ветераннарыбызны Үзәк ял паркында сугыш каһарманнарына куелган һәйкәл янына алып китәчәкләр. Анда аларны районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов котлаячак. Чәчәкләр салгач, Җиңү хөрмәтенә залп биреләчәк.

Тантананың дәвамы театр бинасы каршында дәвам итәчәк.

С.Мингатина һәм архивтан алынган фотолар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев