Син дә, мин дә – ул дәрестә булмаган
Олыгайган саен уйнап үскән, капка төбен саклаган балачак дусларыңны барлыйсың
Сыйныфташлар, укытучылар күз алдына килеп баса, барысын күрәсе килә.
Хәлимә Латыпова, Комыргуҗа авылы
Без сыйныфта күп идек. Ул елларны күчми калсаң – бер сыйныфта әллә ничә ел утырталар. Шуңа берничә елга өлкәннәр дә безнең белән укыды. Мәктәпне тәмамлагач төрлебез төрле якка таралыштык. Сыйныфташ егетләребезнең күбесе вафат. Кызларыбыз исән-сау, аралашып торабыз. Яшьлек үзенекен итте, олыгаеп булса да, мин дә тормышка чыктым. Безне бер туганыбыз ашка чакырды. Матур итеп киенеп барасы килә бит. Базарына киттем. Бер ларекта ир-ат күлмәкләре күп, бик матурлар. Сатучысы марҗа икән, “Чаво надо?” – ди. Мин ике дә уйлап тормыйча, “Мужское платье надо” – дим. Көлемсерәп: “Какой размер?” – ди. ”Пятидесятый размер, воротник – сорок один”, – дим. Сатучы ханым күзләрен зур итеп ачып, мине юри сөйләшә дип белде, ахрысы. Күрше ларектан бер татар апае килеп, “Сеңлем, ир-ат күлмәге рубашка була”, – ди. Мин: «Ничек алай булсын, ир-ат чалбары да, хатын-кыз чалбары да “брюки” бит», дим. Ә бервакыт, иремнең аягына җиңелрәк аяк киеме булмасмы дип, кабат шул базарга киттем. Теге сатучы хатында ир-ат сандаллары өелеп тора. Кибетче хатын әллә кайчангы дуслар кебек каршы алды. Елмая, “Чаво надо?” – ди. Сандал икәнен белсәм дә, “Чабата надо”, дим. Кибетче: “Это не чабата, это – сандал”, – ди. Дуслашып киттек теге кибетче белән. Ул русча үзенекен сөйли, мин татарча – үземнекен – барыбер аңлашабыз. Якташлар икәнлек тә ачыкланды. Ул чыгышы белән Байчыга дигән авылдан булып чыкты. Байчыгада тегермәннәре була, әби-бабасы үлә. Әти-әнисе тегермәнне колхозга бирә, сугыш арты еллары, авылны ташлап читкә чыгып китәләр, ләкин ул як һавасы килешми, кабат Казанга кайтып урнашалар.
Барган җиремнән беркайчан да буш кайтмадым, әни «Сәфәр» догасы укып озатып калгангамы, юлымда һаман әйбәт кешеләр очрады. Ирексездән хәзер уйлап куям, ул заманда бер дә начар кешеләр булмады микән әллә? Әни бер дә начар кешеләр очрамасын, димәде, бүреләр очрый күрмәсен, ди иде. Бервакыт шулай, “Ач бүре ачны ашамый, юләр түгел. Камәр әбине дә ашамады, кәҗәсен ашады”, – дигән идем. Әни “Яхшы сәгать бар, яман сәгать бар”, – дип, мине сүкте. Тормыш сукмагы белән язмыш сукмагы бергә үрелеп алга бара. Тора-бара юл йөрүләр дә кимеде. Кибетче хатын белән дә аралар өзелде. Бервакыт хастаханәгә барырга туры килде. Каршымда безне бишенче сыйныфтан җиденче сыйныфка кадәр рус теленнән укыткан Фоат абый Фазлыев басып тора. Шактый еллар очрашкан булмаса да, Фоат абый мине әллә кайдан танып, сүз башлады. Ул да яшьлек елларын, безне укыткан чорларны бик сагынып яши икән. Авылыбызның һәр кешесен искә алып, олысы-кечесе хакында бәйнә-бәйнә сорашты. Үз тормышы хакында да, бу арада кәефе китеп торуын әйтеп узды. Минем тормыш белән кызыксынды, ирем белән берничә тапкыр сөйләшеп утырганын да әйтте. “Салгалыймы соң?” дип тә сорап куйды. “Кем салгаламый бу заманда”, – дим. Уенын-чынын бергә кушып, “Иртән аек, кичкә салмыш – Ходай биргән хәзинә”, – дип куйдым. “Теше сызлап та, башы авыртып та эштән калганы юк”, – дим. “Эшләгәнен беләләрме?” – ди. “Беләләр”, мин әйтәм. “Казаннан кайтканда Чыпчык тавын менә алмыйлар, юлны кар күмгән – тиз бул”, – диләр. Ул вакытта хәзерге кебек җылы гаражлар юк, бөтен трактор, машина ферма ишек алдында. Кыш көне трактор кабызыр өчен 6-7 чиләк кайнар су кирәк. Ул Чыпчыкка юл чистартып барып, машиналар тагып кайтканчы, төнге сәгать икеләр була иде. Аннан кайткач, азрак ятып торыйм дисә, тагын чакыралар. Ул елларда бульдозерда эшләгән трактористларга эш күп, хезмәтләре авыр булды. Шуңа күрә, пенсияләрен дә ала алмыйча, бакыйлыкка күчтеләр.
Әйтәсе сүземнән бераз ераккарак киттем, Фоат абыйга “Менә хәзер юл да өяләр, киләчәктә яхшы юллар булачак”, – дим. Ул көрсенеп, “Безгә булмады, яшьләргә булсын инде”, – диде. Әтнә белән Комыргуҗа арасын җәяүләп йөргәннәрен дә искә алды. “Сеңлем, ничек очрадың әле, бу сөйләшү кызыклы да, мәгълүмати дә булды”, – ди. Мин дә аңа әйтергә дип уйлап йөргән сүземне әйтергә булдым. “Фоат абый, – мин әйтәм, сез бик таләпчән укытучы булдыгыз, бер кагыйдәне дә, шигырьне дә ятлатмый калдырмадыгыз, ләкин, ир-ат күлмәге белән хатын-кыз күлмәгенең русча ничек әйтелешен өйрәтмәгәнсез”, – дим. Үземнең кибетче марҗадан ничек итеп ир-ат күлмәген сорап алуымны сөйләдем. Ул көлде-көлде дә, “Әй, сеңлем, син дә, мин дә күлмәк дәресендә булмаганбыздыр”, – диде. “Бер табибка да кереп тормыйм, сеңлем, бер авыртуым да калмады”, – дип Фоат абый хастаханә читендәге тар сукмактан җиңел басып китеп барды. Көлегез – файдасы күп, белегез дип, мин дә кайтыр юлыма таба борылдым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев