Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Онытылмый

Солдат кушаматлы генерал

1954-57 елларда, миңа Тын океан хәрби флотында караган 147 истребитель авиация дивизиясенең (ИАД) командный пунктында (КП) оператор-плашетист булып хезмәт итәргә туры килде.

Әһелиулла (Хәйдәр) ГАЛӘВИЕВ, хезмәт ветераны
Дивизиянең штабы һәм командный пункт Приморский краендагы Уссурийск шәһәрендә урнашкан иде. КПдан 50 метрлап еракта 8 метр биеклеккә урнаштырылган П20 радиолокацион станция СССРның япон диңгезендәге чикләрендә булган хәлләрне күрсәтә. Чикне бозучы булганда өч полктан МИГ17 самолетлары күтәрелеп чакырылмаган кунакны юк итәләр иде. 1956 елларда Америка тарафыннан җибәрелгән һава шарлары күп мәртәбәләр чикне бозучылар булды. Шуларның берсен яңа кайтарылган МИГ19 самолеты белән полк командиры полковник Тюрин атып төшерде. Шар Кытай территориясенә төшкән. Шар эчендә нәрсәләр бар, безгә сер булып калды. Күп тә үтмәде дивизиягә "солдат" килә дигән хәбәр таралды. КПда без (срочная служба) генә түгел, офицерлар да тәртип урнаштырырга кереште. Җаваплы дежурный подполковник Одинцов бөтенесен үзе тикшереп бетерергә дә өлгермәде, дивизия штабы начальнигы полковник Синицын белән КПга шактый олы яшьтәге генерал-майор кереп, барыбыз белән кул биреп күреште. Миннән кайсы яктан икәнемне сорады. Татарстан, Әтнә районыннан дигәч "земляк" дип елмаеп куйды. Аны күрү белән татар абзые­дыр дип уйлаган идем, дөрес булып чык­ты. Аның кайсы районнан икәнен сорарга, ике арада тау кадәр аерма булуы рөхсәт бирмәде. Ул сугыштан соңгы елларда Туркестан хәрби округыннан безнең дивизиягә подполковник дәрәҗәсендә Армия киеме белән оператив бүлеге начальнигы булып эшкә җибәрелгән. Киеме Армия формасы булган өчен аңа "солдат" кушаматы тагылган. Бездә срочная службада, офицерларда хәрби флот киеме.
Безгә килгән татар абзый генерал-майор, хәрби флот киеменнән ВВС ТОФның (военно-воздушные силы Тихоокеанского флота) штабыннан иде. Аны икенче бер хәрби округка җибәрәләр икән. Мондагы дуслары, иптәшләре белән саубуллашырга килгән. Мин хезмәт иткән җирдә Күлле Киме егете Илдар Дәминов та бар иде, мәрхүм инде, җаны җәннәттә булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев