Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Пешереп карагыз

Эремчектән печеньелар

Ларисада кунакта


Кирәк була: эремчек – 200 грамм, ак май – 100 грамм, йомырка – 1 данә, он – 2 стакан чамасы, камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель) 0,5 чәй кашыгы.
Бүлмә температурасында эретелгән ак майны эремчек белән болгатабыз, 1 йомырка, он, камыр көпшекләндергеч кушабыз. Камыр кулга ябышмаска тиеш. 30 минут  ял иттерәбез. Камырны ике өлешкә бүлеп, юка итмичә жәябез, стакан белән түгәрәкләр кисеп чыгабыз, шикәр комына манып алып, төрле фигурада печеньелар ясыйбыз. Табага пергамент кәгазь жәеп, өстен майлыйбыз,  печеньеларны тезеп духовкада 15-20 минут кызарганчы пешереп алабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев