Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Пешереп карагыз

Икмәкне өйдә пешерү серләре

Хәзер – карантин, кайвакыт кибеткә икмәккә дә чыгасы килми. Ә аның каравы, он, шикәр комы, карабодай, дөге белән өй тулы... Бу очракта карабодай белән нинди ризыклар ясап булуын әйтеп язган идек инде. Бу юлы бик тәмле икмәкне өйдә пешерү рецепты белән таныштырырга булдык.

Еллар сынавын узган рецепт – һәрхәлдә, мин ашап караган иң яхшы өй икмәге! Ингредиентлар: - 650 мл җылы су; 2,5 б.к. коры чүпрә; 1 б.к. шикәр комы; 2 б.к. тоз; 1 кг он.

Әзерләү: зур савытта тәртип буенча барлык ингредиентларны катнаштырабыз. Йомшак камыр басабыз. Он 1 килограммнан күбрәк тә, кимрәк тә кирәк булырга мөмкин. Аннары капкачын ябып, бер-ике сәгатькә җылы урынга куябыз. Әзер камырны ике тигез өлешкә бүлеп, формаларга куярга. Бераз көтегез. 180 градус эсселектә, 30-40 минут пешерәбез.

Чыганак: https://vk.com/dachnik.sad.ogorod

Фоточыганак: https://vk.com/feed?z=photo-65610254_457253914%2Falbum-65610254_00%2Frev

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев