Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Пешереп карагыз

Кичке ашка – «Лагман»

Ларисада кунакта

Лагман

Кирәк була: 500 грамм ит, 1 зур суган, 2 кишер, 1 болгар борычы (мин морозильникта катырылганны салдым) шуларны вак итеп турыйбыз.
Мин лагманны казанда пешердем. Казанга салабыз симәнке мае, яхшылап кыздырабыз, итне салып кызартабыз, болгатып торып, шуна әзер туралган яшелчәләрне салабыз, өстенә тоз-борыч сибәбез 3 аш кашыгы томат пастасы салып болгатабыз да, каплап тушить итәбез 20 минутлап. Өстенә коябыз кайнаган су, суны аз салмагыз, бәрәңге салгач, куе булмасын, шулпасы житәрлек булсын. Акрын утта 1,5 сәгать пешердем, 3 бәрәңге шакмаклап турап салдым. Итегезне кабып карагыз, авызда эреп торырга тиеш. Соңыннан инде, лавр яфрагы, тәмләткечләрегезне салып сундереп бер 5 минут ял иттерегез.
Алабыз икенче кәстрүль, анда куябыз кайнарларга су, анда без токмач пешерәбез. Суга тоз, 2 аш кашыгы симәнке мае һәм токмачларны пешереп аерым савытка алабыз. Лагман өчен өй токмачы ясадым.
Тәлинкә төбенә салабыз токмач, аннары пешкән тәмле итле соусны, яшел үләннәр сибеп, тәмле итеп сыйланабыз. Якыннарыгызны лагман әзерләп сыйлагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев