Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Пешереп карагыз

Ларисада кунакта

Тузганактан тәмле бал ясарга өлгермәгән булсагыз, әле соң түгел, ясап калыгыз!

1 порция өчен кирәк була:
300 грамм тузганак чәчәге, 1 литр су, 1 ки­лограмм шикәр комы, 1 данә апельсин, 1 аш кашыгы  лимон кислотасы.
Туз­ганак чәчәкләрен җый­гач, су салып бер тәүлек тотасы (ачысы чыксын өчен). Суын­нан саркытып, үзебез өчен җайлы кәстрүлгә салып, өстенә 1 литр су коя­быз, апельсинны вак итеп турап салабыз (төшләреннән арындырып), әкрен утта 30 минут кайнатабыз, сүндереп 6 сәгать ял иттерәбез. Туз­ганак чәчәкләрен марля аша сөзәбез, аннан чыккан сок­­ны әкрен утка 2 сәгать кайнатабыз, кушабыз 1 килограмм шикәр комы, 1 аш кашыгы лимон кислотасы.
Кайнар килеш банкаларга тутырабыз, суынгач ул тагы да куера.
Йоклар алдыннан 2-3 кашык балны кабып, чәй белән сыйланабыз.

Тәмле кычыткан ашы
Май аенда үләннәрнең файдасы бик күп, файдаланып калыйк.
Кирәк була:
Шулпа – 2 литр, кычыткан – 200 грамм, бәрәңге – 2 данә, кишер – 1 данә, йомырка – 1 данә, суган – 1 данә, лимон суы, тоз, яшел тәмләткечләр.
Шулпа пешереп сөзәбез, бә­рәңгене, ки­шер­не шакмаклап (мин эре угычтан удым) турасагыз да була, суганны бөтен килеш ит пешкән вакытта салам. Шулпаны сөзгәндә суганын алып ташлыйм.
Кайнап торган шулпага салабыз бәрәңге, кишер – 10 минут пешереп алабыз. Кычыт­кан өстенә кайнар су коябыз, тагы бер кат чайкап алып вак итеп турыйбыз яки кайчы белән ваклыйбыз да шулпага салып 7 минут пешерәбез, лимон суы сыгабыз, йомырканы туг­лап, шулпага салып кайнатып чыгарабыз һәм  20 минут ял иттерәбез.
Каймак, яшел тәмләткечләр сибеп сыйланабыз.

«Гөмбә аланы» салаты
Бу салатны мин ясарга да, ашарга да яратам. Ул бик тәмле, беренчеләрдән булып ашалып бетә.
Салат катлап ясала.
1 кат–пешкән тавык ите 300грамм. Вак итеп турыйбыз + майонез.
2 кат – каты сыр 150 грамм (угычтан уабыз).
3 кат – пешкән йомырка 3 данә (угычтан уабыз) + майонез).
4 кат – тозлы кыяр уртача зурлыкта 3 данә (вак итеп турыйбыз).
5 кат – кишер 2 данә (ире угычтан уабыз) + майонез.
6 кат – пешкән бә­рәң­ге 3 данә (ире угычтан уабыз) + майонез.
Яшел укроп белән петрушканы вак итеп турап сибәбез, иң өскә мариновать ителгән шампиньон тезеп чыгабыз.
2 сәгать суыткычка куеп торабыз.

Гөмбә белән
яшелчәләрдән шашлык
Кирәк була:
Шампиньон гөмбәсе – 400 грамм, кабачки – 2 данә, «Черри» помидоры – 200 грамм.
Кабачкины тәгәрмәчләп турыйбыз, баклажан һәм бәрәңге кушып турасаң да була.
Майонез 2 аш кашыгы, тәменчә тоз, борыч, 2 тырнак сарымсак изгечтән изеп салабыз, барысын бергә болгатабыз шушы соус белән, 30 минут ял иттерәбез. Шампур тая­гына аралаштырып тезеп пешерәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев