Әтнә таңы

Ларисада – кунакта

Тәмле булсын

Тәмле салат
Кирәк була: 2 кыяр, 2 помидор, 200 грамм тавык ите, 1 уртача суган, 150 грамм сыр, майонез, тоз.
Яшелчәләрне, тавык итен уртача зурлыкта турыйбыз, тоз сибеп майонез белән болгатабыз. Салатның өстенә ире угычтан сыр уып салабыз.
Гөмбә белән
сырдан рулетлар
1 пачка слоеный камыр, гөмбә, суган, каты сыр кирәк була.
Сырны ире угычтан удым, гөмбәне суган белән кыздырып алдым, тоз, борыч сибеп, аннары икесен бергә кушып болгаттым.
Катлы камырны шак­мак­лап кисеп, эчлекне салып төрдем.
Җылы духовкада кызарганчы пешереп алдым.

Реклама

Юка беленнәр
(блины)
200 мл җылы сөт, 3 йомырка, 3 аш кашыгы өеп он, 2 чәй кашыгы эретелгән ак май (слив.масло), 1 аш кашыгы песок өймичә, чеметем тоз.
Йомырка, шикәр комы, тозны венчик белән болгатып күпертәбез. Ак май, сөт, он кушабыз, яхшылап болгатабыз, он төерләре калмаска тиеш.
Табаны майламыйча ике ягын әйләндереп пешереп алабыз.
Мин ике порциядан ясадым, бердән генә әз була.
Автор фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: