Әтнә таңы

Мич коймаклары белән сыйланабыз

Коймак пешерәбез, сыйланабыз, үткәннәрне искә алабыз.

Татар халкы борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Татар аш-су осталары бик күп төрле ашамлыклар уйлап тапканнар. Бәйрәм табыны ризыклары арасында ниндиләре генә юк. Зур табыннарга чәк-чәк, кош теле, гөбәдия, өчпочмак, бәлеш ише нигъмәтләрне куймый калмаганнар. Көндәлек тормышта коймак (белен), төрле кабартмаларны токмач салынган ит шулпасы белән ашаганнар.
Татарлар коймакны килен коймагы дип атаганнар. Килен төшергәннең икенче көнендә мунча ягып коймак пешерә торган булганнар. Киленнең әйбәтлеге дә, уңганлыгы да, коймакның тәме дә шунда билгеле булган. Хәзерге киленнәрнең коймак та, бәлеш тә пешереп ашатасы юк. Газ өслрендә коймак пешермәгән кеше бүгенге көндә дә аздыр. Ураза гаетләрендә һәр йорт коймак пешереп сыйланыша. "Гаеттән кайтканчы таба исе чыгарга тиеш, гаеттән кайтучы ир-атларны сыйлау да зур “савап”, – дип әйтә торган иде безнең әби.
Коймакны чүпрә белән изгән ачы камырдан да, төче камырдан да пешерәләр. Нинди оннан пешерүгә карап, бодай, карабодай, солы, борчак, тары коймагы диләр. Бәйрәм табынына берәр ят ризык әзерлисе килсә, аптырап торасы юк. Бу гади коймаклар гына түгел, бу – җәй көне талгын гына искән җылы җил, каз мамыгыннан ясалган йомшак мендәр, яраткан дәү әниеңнең җылы куллары, таш мичтә чыҗылдап торган майлы таба. Коймакны хуш исле каен җиләге кайнатмасы һәм куе сөт өсте, бал белән ашасаң, тагын да тәмлерәк.
Ә менә мич коймагын пешерү өчен – мич кирәк. Күпләрдә мичләр ерак үткәндә генә калса да, ап-ак мичле өйләр әле дә бар авылларда, ләкин алар бик сирәк. Менә безнең авылыбыз Түбән Көектә, Сәйфиевлар йортында бүгенге көнгә кадәр мичләре сакланган. Без борынгы мичкә җылылык кертеп, өйгә мич җылысының ямен өстәп пешереп караганыбыз бар.
Коймак пешерү өчен каен утыны яхшырак була. Имән утынының очкыны табага сикерергә дә күп сорап тормый. Утынны кичтән үк өйгә – җылыга кертеп куялар, пүләннәр юка кирәк, юка утынның ялкыны яхшырак була, коймакның йөзен тизрәк китерә.
Мичнең калакларын ачып (кемдә юшкәле мич – юшкәсен), мичнең уртасына өч-дүрт кисәк утын салып, яндырып җибәрәбез. Мичнең кызып китүе кирәк. Мич кызуын эчке ягы агарганнан беләләр. Күмер төшә башлагач, утыннарны кисәү агачы белән мичнең бер читенә таба этәреп куябыз. Булган күмерне таба куясы урынга тигезләп җәябез. Күмер табаны кыздырыр өчен генә кирәк. Майларга кирәкми, табаның кызуы җитсә, камыр ябышмый аңа. Соңыннан аларын да бер кырыйга этәрәбез. Камырны табага салганда да бик тыгыз итмәгез, коймак тирәли бераз ара калсын һәм табагач белән табаны мичкә тыгабыз
Коймаклар мичтә пешә тора, әкренләп, атланмай белән майлый барабыз. Коймаклар суынып китсә, күмерләрен казан астына тартып,  коймак өстен кап­лап, мичкә тыгып куясын. Мич җылысы озакка кадәр тора.
Мичтә яки духовкада коймакны әйләндермичә генә пешерәләр, аның асты-өсте берьюлы кызара, табаны гына боргалап торырга кирәк.

Реклама

Бодай коймагы
Чүпрәне җылы (35-40 градус) суда яисә сөттә изеп, тоз, шикәр комы, йомырка салалар да, әйбәтләп болгаткач, иләгән он салып, камыр изәләр һәм җылы урынга куялар. Камыр кабара башлауга, болгатып шиңдерәләр һәм яңадан җылы урынга куялар (салкынга куеп торып күпертеп пешерелгәне – баз коймагы дип атала торган булган, бу очракта тыгызрак басып пешерә башлаганчы җылытылган сөт салып болгатып җибәрергә кирәк). Кабарып, шиңә башлагач, коймакны пешерә башлыйлар. Камыр әйбәт кабарса, коймак, күпереп, йомшак булып пешә.
1 кг бодай онына: 0,9-1,1 литр су яки сөт, 3-4 йомырка, 60-70 грамм шикәр, 25-30 грамм тоз, кыздырып пешерергә 100 грамм май (әбиләр тунмай белән майлап җибәрә торган булганнар табага ябышмасын өчен). Плитәдә пешергәндә, кыздырган майлы табага кашык белән камыр салып, өсте алсуланганчы башта бер ягын, аннары, әйләндереп, икенче ягын кыздырып пешерәләр.

Төче коймак
Бик тиз генә табын әзерләргә кирәк булса, төче коймак пешерәләр. Аны варенье, джем белән бирергә мөмкин. 2-3 литрлы савытка йомырка сыталар да, шикәр комы салып, әйбәтләп болгаталар (йомырканы күпертү яхшырак), сөт яки сөт өсте, тоз, чәй содасы, бодай оны өстәп, камыр изәләр һәм коймак пешерәләр. Камырны ачыган сөткә дә изәргә мөмкин (кефирга изгән коймак бигрәкләр дә тәмле була инде). Табага күп итеп май салып, коймакның ике ягын да кызартып пешерәләр.
1 кг бодай онына: 0,9-1,1 литр сөт, сөт өсте яки ачыган сөт, 4-5 йомырка, 60-70 грамм шикәр комы, 0,5 балкашык сода, кирәгенчә май, тоз.
Коймаклар чәй янына бирелә. Чәйләрегез, коймак­ларыгыз тәмле булсын!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: