Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Прокурор җавабы

Әтнә районы прокуратурасы аңлата

Автотранспорт чараларыннан чүп-чар ташлаган өчен җаваплылык каралган.

2022 елның 14 июленнән транспорт чараларыннан һәм прицеплардан, калдыкларны туплану урыннарыннан читкә чыгарган өчен административ җаваплылык кертелде.
РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.2 маддәсенең 3.3 өлеше буенча әйләнә-тирә мохитнең пычрануы өчен административ җаваплылык билгеләнгән. Ул автомототранспорт чараларыннан һәм аларга тагылган прицеплардан җитештерү һәм куллану калдыкларын урнаштыру объектларыннан яки калдыкларны туплау урыннарыннан (мәйданчыкларыннан) чыгару яки ташлауда чагыла.
Мондый гамәлләр өчен гражданнарга — ун меңнән унбиш мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга — егерме меңнән утыз мең сумга кадәр; юридик затларга — утыз меңнән илле мең сумга кадәр административ штраф салу рәвешендә җаваплылык каралган.

Әтнә районы прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев