Гаделлек сагында
12 гыйнварда Россия прокуратурасы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Ел башында, Яңа елга аяк басканда, 12 гыйнварда Россия прокуратурасы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Бу үзенә күрә, бер символикага да ия кебек. Чөнки прокуратура хезмәткәрләре гражданнарның хокуклары һәм ирекләре үтәлешен, хокук саклау, җирле үзидарә органнары тарафыннан, шулай ук иректән мәхрүм итү, җәзаларны үтәү һәм мәҗбүри характердагы чаралар куллану урыннарында законнар үтәлешен күзәтә. Җинаятьчелеккә каршы көрәш һәм коррупциягә каршы көрәш буенча барлык хокук саклау органнары эшчәнлеген координацияли. Дәүләт гаепләвен хуплау һәм барлык төр судларда дәүләт һәм гражданнар мәнфәгатьләрен яклый. Законнар нигезендә административ тикшерүләр һәм прокурор тикшерүләре уздыра. Закон чыгару һәм хокук булдыру эшчәнлегендә катнаша, коррупциягә каршы экспертиза уздыра.
Россия прокуратурасының тарихы 1722 елның 12 гыйнварында Петр I Указы белән башлана. Император Сенатның беренче генерал-прокуроры итеп Павел Ягужинскийны билгели. Прокуратура император исеменнән дәүләт учреждениеләренең эшенә һәм дәүләт карарларының үтәлешенә һәрдаим күзәтчелек оештыру, җирле законнарның империянекенә тәңгәл килүен һәм властьтан законсыз файдалануга каршы көрәш максатында оештырыла.
Әтнә районы прокуратурасы район төзелүгә бәйле рәвештә, 1991 елда РФ Генераль прокуроры боерыгы нигезендә оештырыла.
Әтнә районы прокурор вазыйфаларын Равил Шәмсетдинов, Илсур Габдрахманов, Нурия Сабирҗанова, Ильнур Мортазин башкарды. Бүгенге көндә район прокуроры итеп Марат Газизов билгеләнде.
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район прокуроры Марат Газизовка узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясавын сорап, мөрәҗәгать иттек.
– Әтнә муниципаль район территориясендә законлылыкны тәэмин итүгә прокуратура зур өлеш кертте, аның игътибары 2024 елда тормыш эшчәнлегенең барлык мөһим өлкәләренә дә юнәлтелде. Бу – хезмәт һәм торак хокукларын тәэмин итү, балигъ булмаганнар турында законнарны үтәү, мәгариф, халкының сәламәтлегенә, террорчылыкка һәм экстремистлыкка, коррупциягә каршы тору аеруча игътибар үзәгендә булды.
2024 елда үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсе буенча прокуратура тарафыннан бөтенесе 643 закон бозу очрагы ачыкланды.
256 тәкъдим кертелде, 17 вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылды, судка 9 гариза җибәрелде, 186 протест белдерелде, 15 кисәтү игълан ителде, прокуратура материаллары буенча 2 кешегә карата хокук саклау органнары жинаять эше кузгатты.
Шунда ук билгеләп үтәсе килә, прокуратура хокук саклау системасының башка буыннары кебек үк, законлылыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итү буенча тормыш өчен мөһим бурычларны хәл итә һәм, өстәп, үз статусы буенча Россия үсешенә хокукый, социаль юнәлешле, демократик дәүләт буларак әһәмиятле өлеш кертә.
– Марат Исламович, агымдагы елда кайсы юнәлешләр күз уңында булачак?
– 2025 елда район прокуратурасы тарафыннан гражданнарның аеруча категорияләре (инвалидлар, пенсионерлар hәм башкалар), балигъ булмаганнарның, күп балалы, ятим балаларның хокукларын яклау, белем бирү учреждениеләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү системасын камилләштерү, эшкуарларның хокукларын яклау, сәламәтлек, табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау кебек мөһим өлкәләргә аерым игътибар биреләчәк.
– Җавапларыгыз өчен рәхмәт. Уңышлар сезгә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев