Гражданлык эшен читтән торып карау нигезләре
Читтән торып карау ул – суд карары җавап бирүче булмаганда чыгарыла торган суд эше.
Россия Федерациясе Гражданлык процессуаль кодексының 167 маддәсе 4 өлеше нигезендә, суд, әгәр җавап бирүче булмаса да эшне түбәндәге очракларда карарга хокуклы:
- суд утырышының урыны һәм вакыты турында тиешенчә хәбәр ителеп тә килмәсә;
– судка килмәвенең җитди сәбәпләре турында хәбәр итмәсә;
– үзе югында эшне карауны сорамаса.
Әгәр дә эштә берничә җавап бирүче катнаша һәм барысы да килмәгән икән, эшне читтән торып карарга мөмкин.
Эшне читтән торып карау турында суд карар чыгара.
Дәгъвачы тарафыннан дәгъваның предметы яисә нигезе үзгәргән, дәгъва таләпләренең күләме арткан очракта, суд эшне читтән торып эшләү тәртибендә карарга хокуклы түгел.
Гомуми кагыйдә буенча, әгәр судка эшне үзләре булмаганда карарга һәм суд карарының күчермәләрен җибәрү турында үтенеч белән мөрәҗәгать итсәләр, суд якларның суд утырышында катнашуын мәҗбүри дип танырга хокуклы түгел («Беренче инстанция судында эшләрне караганда һәм хәл иткәндә Россия Федерациясе Гражданлык процессуаль кодексы нормаларын куллану турында»гы РФ Югары Суды Пленумының 26.06.2008 ел, № 13 карарының 3 пункты). Шул рәвешле, гражданлык эше язма гариза нигезендә читтән торып карауда дәгъвачы катнашыннан башка да каралырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев