Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Прокурор җавабы

Әтнә халкын ниләр борчый

Август аеның узган көннәрендә район прокуроры Нурия Сабирҗанова берничә авыл жир­лек­ләрендэ булып торле борчыган сораулары белэн халыкны кабул итте.

Халкыбызны төрле тармактагы сораулар борчый. Үзләре өчен борчыла, балалары, онык­лары, әти-әниләре өчен… Хәтта  күршеләре өчен дә борчылып килгәннәре бар. Әйтик, шәхси хуҗалыгында умарта кортларын асраучы кеше күршесенең моң-зарын тыңлап борчылып килгән – закон таләпләрен бозаммы әллә мин дип.
Чынлап та,  мөрәҗәгать итүчебез сөйләвенчә, торак җир­лә­рендә умартачылыкны оештыру һәм умарта гаиләләрен тоту тәртипләрен регламентлау­чы закон та­ләп­ләре бозылуы ачыкланды.
Дөрестән дә, закон таләп иткәнчә, ветеринар-санитар кагыйдәләрне үтәгән очракта гына умарта тотарга хаклыбыз. Умартачылык өлкәсе Татарстан республикасының  “Татарстан Республикасында умартачылыкны дәүләт тарафыннан көйләү һәм ярдәм күрсәтү”, торак пунктларында һәм дача участокларында умартачылыкны оештыру турындагы Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек һәм нәсел эше буенча Департаменты тарафыннан  кабул ителгән һәм башка  көйләүче норматив  актлар кабул ителгән махсус умарта хуҗалыклары һәм аларны төзү һәм проектлаштыру турындагы ветеринар-санитар кагыйдәләр, шулай ук умарта тоту турындагы  ветеринар-санитар кагыйдәләр нигезендә көйләнелә. Шулардан чыгып, эчендәге умарта гаиләләре белән умарта оялары җир участогы чикләреннән 3-5 метр­дан да якын булмаган урында урнаштырыла һәм ике метрдан да ким булмаган биеклектәге тоташ койма белән әйләндереп алынырга тиеш. Шулай булмаган очракта, умарта оялары күрше җир биләмәләреннән бина, төзелеш корылмасы белән бүленеп торырга, оя авызлары умартачы участогының уртасына юнәлтелгән булырга тиеш.
Умарта гаиләләре  сә­ламәтлек саклау, мәгариф, мәктәпкәчә тәрбия, мәдәният учрежденияләреннән кеше тормышына куркыныч янамый торган ераклыкта урнаштырылырга тиеш.
Умарта гаиләләрен тоту, торак  җирләрендә умартачылыкны оештыру буенча кагыйдәләрдә күрсәтелгәнчә, һәр умарталыкта ветеринар хезмәтнең тиешле язулары белән ветеринар-санитар паспорт булдыру мәҗбүри. Шул язулар нигезендә генә  умарта гаиләләрен күчерү, умарталарны һәм умарта продукциясен сату башкарылырга мөмкин. Шулай ук умарталыкта  умартачылык буенча инспекторның  умарта чаккан очракта беренче медицина ярдәме күрсәтү турында инструктаж үтелгәнлеккә билге куелган умарта исәбе журналы булу да мәҗбүри бит әле.
Торак җирләрендә умарта тотучы яки умарта тоту белән шөгыльләнергә җыенучы затлар “Пчелопром” Федераль дәүләт идарәсенең җирле бүлекләрендә теркәлеп, инструктаж үтәргә һәм тиешле үрнәктә таныклык алырга тиешләр.
Алда әйтелгән инструкция таләпләренә туры китереп, торак җирләрендә умарта гаиләләре тоткан очракта, аларның саны умартачының 100 кв.м участогына ике умарта гаиләсеннән артмаска тиеш.Күпсанлы мөрәҗәгатьләрнең тагын берсе (очрашуларда гына тугел) – күпбалалы гаиләләргә бирелгән җир кишәрлекләренең газ белән тәэмин ителмәве. Үзләре теләгән җирдән бирелмәве.
“Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында”гы закон нигезендә, муниципаль районның җирле әһәмияткә ия мәсьәләләренең  берсе булып, муниципаль район чикләрендә вәкаләтләрдән чыгып авылларны газ һәм ут белән тәэмин итүне оештыру тора.
Әтнә муниципаль райо­нының башкарма комитеты район чикләрендә авыл җирлекләре  Устав нигезендә ут һәм газ белән тәэмин итә. ”Россия Федерациясендә газ белән тәэмин итү турындагы” закон нигезендә, моның белән бәйле мәсьәләләрне чишүне бердәм итеп оештыру максатында җирле үзидарә һәм газ белән тәэмин итү оешмалары ягыннан бу өлкәгә кагылышлы  дәүләт сәясәте принциплары  булдырыла. Бу халыкның тормыш шартларын социаль-икътисади яктан яхшырту максатында газ белән тәэмин итүдә дәүләт ярдәме, техник прогресс белән тәэмин итү һәм экологик куркынычсызлык шартларында икътисади үсеш өчен шартлар булдыруда чагыла. Шул ук закон кысаларында район чикләрендә авылларны газ белән тәэмин итү, шулай ук авыл җирлекләрендә газ кертүне оештыру - субьект законы нигезендә башкасы күрсәтелмәгән очракта, муниципаль районның  җирле үзидарә органнары вәкаләте булып тора һәм законда күрсәтелгән  тәртиптә, муниципаль хокукый норматив актларга туры китереп башкарылырга тиеш. Әтнә муниципаль районы башкарма комитеты тарафыннан, күп балалы гаиләләргә бүлеп бирелгән җир кишәрлекләрен газ белән тәэмин итү буенча эшчәнлеген тикшеру район прокуратурасы тарафыннан планлаштырылды.
Очрашулар барышында бирелгән сораулар белән таныштыруны алдагы саннарда дәвам итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев