Прокурор ул – борчу-хәсрәтең белән килердәй һәм дөреслекне табарга ярдәм итүче хөкүмәт хезмәткәре
Район прокурорының халык белән очрашулары дәвам итә. Очрашулар барышында бирелгән сорауларга җаваплар.
Нурия Сабиржанова, район прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе
«Балаларыбыз ничек туклана икән өебездән чыгып киткәч... ач йөрмиләрме, нәрсә ашыйлар...» һәрбер әти-әнине бик борчый торган сорау…
Очрашуларның берсендә күп балалы гаиләләрнең мәктәптә укучы балаларына туклану бушлай булырга тиешме дип сорап та мөрәҗәгать иттеләр.
Чынлап та, РФ Президенты «Күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында»гы 431нче номерлы Указының беренче пунктының б) өлешендә күрсәтелгәнчә (кертелгән үзгәрешләр белән), күп балалы гаиләләрнең мәктәптә укучы балаларына туклану (иртәнге аш hәм өйлә ашы) бушлай каралган. Әмма ләкин шул ук Указнын беренче пунктының а) өлешендә Президентыбыз күп балалы гаиләләр категориясен Рәсәй Федерациясенең составына кергән республикалар, яклар, өлкәләрнең Министрлар Кабинетына, башкарма органнарына үзләренә билгеләргә боерык бирә.
Татарстан Республикасы Әтнә районының башкарма комитеты җитәкчесе 2019 елның 29 мартында имзалаган 91нче карары нигезендә бушлай иртәнге аш дүрт бала hәм күбрәк балалар булган гаиләләрдәге мәктәптә укучы балаларына каралган.
Димәк, муниципаль башкарма орган буларак, Татарстан Республикасы Әтнә районының башкарма комитеты кабул иткән карары РФ Президенты «Күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында»гы 431нче номерлы Указына каршы килми.
Бик күпләребезне пенсия яшенә, күләменә, түләүнең тәртибенә, читтән кайтып урнашучы пенсия яшендәге кешеләрнең пенсия билгеләү өчен нигез булып торган документларын (юнәлтүдә) булдыруда ярдәм итүне сорап килүләре борчуга сала. Бу – беръяктан кануннарны (законнарны, халыкара килешүләрне) камилләштерүне сораса, икенче яктан – вазыйфаи затларнын халыкка карата үтә кайгыручанлыкларын таләп итә.
Әйтик, берәүнең иминиятләштерү пенсиясе күләмен кабат исәпләүне сорап хезмәт хакы белешмәсе белән Пенсия фондының Татарстан Республикасы Арча һәм Әтнә районнары буенча идарәсе территориаль бүлекчәсенә мөрәҗәгатен кире кагулары турында...
Бу кеше иминиятләштерү пенсиясе билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгать иткәндә чит илдә урнашкан (Бәйсез Дәүләтләр Берләшмәсе илләре) җитештерү берләшмәсендә эшләгән чорын ачыклаучы белешмәләр тапшырылмаган булган. Ул вакытта закон кысаларыннан чыгып ачыклаучы белешмәне тапшыру өчен өч ай вакыт бирелгәнлеге турында әйтелгән. Ул вакытта, (билгеле инде, яшәр өчен акча кирәк) бу кеше хезмәт хакын исәпкә алмыйча гына, картлык буенча пенсияне кичекмәстән билгеләүне сораган. Өстәмә документлар тапшыргач, пенсиянең кабаттан исәпләнеләчәге турында аңлатылган.
Шул илнең Пенсия фонды идарәсе җитәкчесенә мөрәҗәгать итүченең эш стажын һәм хезмәт хакы күләмен ачыклаучы белешмә алуга булышлык итүне сорап, 2 хат җибәрелгән, әмма ләкин раслаучы документлар бүгенге көнгәчә алынмаган.
Әйе, 28.12.2013 елдан “Иминиятләштерү пенсияләре турында” 400нче Федераль законның (үзгәрешләр hәм өстәмәләр белән) 21нче маддәсе 9нчы пункты нигезендә, пенсия белән тәэмин итүне башкаручы оешма иминиятләштерү пенсиясе түләүләрен билгеләү өчен кирәкле булган документларның һәм алардагы мәгълүматларның дөреслеген тикшерергә хаклы.
28.12.2013нче елдан “Иминиятләштерү пенсияләре турында” 400нче Федераль законның 22нче маддәсенең 8нче бүлегендә иминиятләштерү пенсиясе түләүләрен билгеләү өчен кирәкле булган документлар тикшерелгән очракта, дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары яисә алар карамагындагы органнар тарафыннан кирәкле документлар билгеләгән һәм дөреслекне вакытында тапшырмаган очракта, пенсия белән тәэмин итүне башкаручы оешма әлеге органнардан сорап язылган гаризаның каралу вакытын тикшерү тәмамланганчы туктатып торырга хокуклы, ләкин өч айдан да артыкка түгел диелә.
Мөрәҗәгать итүче кабат РФ Пенсия фонды идарәсенең Арча һәм Әтнә районнары бүлекчәсенә иминиятләштерү пенсиясе күләмен кабат исәпләүне сорап бара һәм шул чит илдә урнашкан җитештерү берләшмәсе тарафыннан бирелгән хезмәт хакы турындагы белешмәне тапшыра.
Хезмәт хакы турындагы белешмәнең гариза язучы тарафыннан тапшырылуы сәбәпле, РФ Пенсия фонды идарәсе, документлар бирүнең нигезлелеген тикшерү максатыннан, 28.12.2013нче елгы “Иминиятләштерү пенсияләре турында” №400нче Федераль законның 21нче маддәсенең 9нчы пунктына нигезләнеп, шул җитештерү берләшмәсенә мөрәҗәгатен юллый.
Картлык буенча иминиятләштерү пенсиясенең күләмен кабат исәпләү өчен кирәкле документларны бирүнең нигезлелеген тикшерү барышында гариза карауның вакытын туктату турында карар кабул ителгән.
Билгеле булганча, 01.07 2019нчы елдан РФ Пенсия Фонды идарәсенең 29.05 2018дә чыгарылган №281П карары нигезендә, Пенсия фондының Арча һәм Әтнә районнары буенча идарә составына кергән Татарстан Республикасы Әтнә районы клиентлар хезмәте (бүлек хокукында) Татарстан Республикасы Саба районы Республика Пенсия фонды идарәсе итеп үзгәртелгән (районара). Шул сәбәпле штатлар кыскартылган һәм пенсия билгеләүне кабат исәпләү тулысынча Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы Саба районы Пенсия фонды идарәсе дәүләт оешмасына күчкән. Барлык документлар да әлеге оешмага тапшырылганы билгеле булды.
Бу чит илдән җавап алынмау сәбәпле, мөрәҗәгать итүче тапшырган белешмәләр бирелү факты расланмады дип табылып Татарстан Республикасы Саба районы Пенсия фонды идарәсе дәүләт оешмасы (районара) карары нигезендә иминият пенсиясен кабат исәпләү кире кагылган.
28.12.2013нче елдан “Иминиятләштерү пенсияләре турында” №400нче Федераль законның 2 статьясы 3нче бүлеге нигезендә (алга таба Федераль закон – №400-ФЗ), әгәр Россия Федерациясенең халыкара килешүе тарафыннан, күрсәтелгән Федераль законда каралганнан башка төрле кагыйдәләр билгеләнелсә, Россия Федерациясенең халыкара килешүе кагыйдәләре кулланыла диелгән.
Әлеге пункт пенсия билгеләү юнәлешендә, Россия Федерациясенең халыкара килешүе кагыйдәләре төрле халыкларның законнарына караганда өстенлекле булуын кабатлый (Россия Федерациясе Конституциясенең 15нче статьясы). Әлеге килешүләр рәтенә 13.03.1992нче елда кабул ителгән Бәйсез Дәүләтләр Берләшмәсе илләре гражданнарының пенсия белән тәэмин итү өлкәсендәге хокукларын гарантияләү турындагы килешүе керә (әлеге килешү Әрмәнстан, Белорусия, Казахстан, Кыргызыстан, Россия, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Украина дәүләтләре гражданнарын пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләрен көйли).
Шулардан чыгып, пенсия белән тәэмин итүне тормышка ашыручы органнар, Россия Федерациясе законнары кагыйдәләренә таянып, гражданнарның килешүдә катнашучы дәүләтләр территорияләрендә алынган хезмәт (иминиятләштерү) стажлары һәм хезмәт хакларын раслаучы документларга, аларның тутырылышына тиешле таләпләр билгеләргә бурычлылар.
Гражданнарның хезмәт (иминиятләштерү) стажлары һәм хезмәт хакларын раслаучы документлар буларак хезмәт кенәгәләре; компетентлы органнар тарафыннан язылган белешмәләр; хезмәт яисә башка эшчәнлек алып барылган оешмалар, органнар, учреждениеләр тарафыннан бирелгән белешмәләр; килешүдә катнашучы дәүләтләрнең законнары таләбендә тутырылган һәм бирелгән архив белешмәләре; пенсионерларның башка дәүләт территориясендә яшәгән чорда билгеләнгән һәм түләнгән пенсия документлары кабул ителә.
13.03.1992нче елда кабул ителгән Килешүнең 11нче маддәсе нигезендә Бәйсез Дәүләтләр Берләшмәсе илләрендә һәм 1991нче елның 1нче декабренә кадәр СССР составына кергән илләр территорияләрендә тиешле тәртиптә бирелгән пенсия белән тәэмин итү өчен кирәкле документлар Килешүдә катнашкан ил территорияләрендә рәсмиләштермичә дә кабул ителә. Шунлыктан, 01.12.1991нче елдан соң бирелгән хезмәт стажы һәм хезмәткә түләү турындагы мәгълүматлар күрсәтелгән документлар компетентлы органнар тарафыннан рәсмиләштерелергә тиеш.
Димәк, югарыда күрсәтелгән килешү кысаларында, СССРның элеккеге илләре РФның территориаль органнары белән килешү нигезендә, килешүдә катнашкан илләр территорияләрендә билгеләнгән хезмәт (иминият) стажларын һәм хезмәт хакларын барлык очракларда да компетентлы органнарга җибәрелгән мөрәҗәгатьләр юлы белән раслау зарур.
Әмма ләкин мөрәҗагать итүче ТРның Саба районы Пенсия фонды идарәсе дәүләт оешмасының (районара) иминият пенсиясен кабат исәпләүне сорап язган гаризагызны кире кагу турындагы карары белән риза түгеллегегезне белдереп судка шикаять юнәлтергә хокуклы. Саба районы Пенсия фонды идарәсе дәүләт оешмасы (районара) мөрәҗәгать итүчегә хокукларын аңлатырга тиеш иде.
Икенче очракта – мөрәҗәгать итүченең гозере – пенсия күләмен арттыру өчен алынган архив белешмәсендә исем-фамилиясе хәзерге фамилиясенә туры килмәве турында, шул сәбәпле Пенсия фондының Арча һәм Әтнә районнары буенча идарәсе территориаль бүлекчәсе белешмәне кире кагуы турында.
Чынлап та, документлардан күренгәнчә, архив оешмасы тарафыннан бирелгән белешмәдә исем-фамилиясе бертөрле язылган, документларында икенче төрле күрсәтелгән. Әтнә районы Пенсия фонды бүлеге тарафыннан бирелгән җавапта Сез биргән архив белешмәсендә күрсәтелгән фамилиянең паспорттагы фамилия белән тәңгәл килмәве сәбәпле, пенсиягә чыгу өчен хезмәт хакын исәпләү мөмкин түгел диелгән hәм судка мөрәҗәгать итергә тәкъдим ителгән. Бу очракта территориаль Пенсия фонды идарәсе бүлекчәсе урынлы кире каккан, чөнки бу оешманың гражданнарның хокук билгеләүче документының иясен билгеләү хокукы закон тарафыннан каралмаган.
Хокук билгеләүче документның дөрес фактын билгеләү пенсия белән тәэмин итүгә хокукны гамәлгә ашыру өчен юридик әһәмияткә ия булып тора.
Димәк, суд органнарына архив белешмәсе булу фактын билгеләү турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә, архив белешмәсенең дөрестән дә, Сезнең исемгә бирелгәнлеген раслауны сорарга кирәк була. Чөнки Россия Федерациясенең Гражданлык процессуаль кодексының 264 маддәсе нигезендә, суд гражданнарның, оешмаларның шәхси яки милек хокуклары барлыкка килүгә, үзгәрүгә, туктатылуга бәйле фактларны билгели. Әлеге маддә нигезендә, суд документта күрсәтелгән хокук билгеләүче документларның затка, затның исеме, атасының исеме яки фамилиясе, паспортта күрсәтелгән затның исеме, әтисенең исеме яки фамилиясе белән туры килми торган документларны билгеләү турындагы эшләрне карый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев