Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район хәбәрләре

Әтнә үзәге Бауман урамыннан ким булмады

Әтнәнең үзәк урамын бүген кардан чистарттылар.

Бүген җомга көне булмаса да Олы Әтнәнең үзәк урамын ябып куйганнар иде. 

Иртәнге сәгать 4 тән бирле Олы Әтнә авылы үзәгендә коммуналь хуҗалык тракторлары кар чистартырга чыкканнар. 

  - Юлларга күптән түгел күп итеп ком сиптек, зарланучылар да күп булды. Ләкин без аны эш юклыктан түгел асфальтка каткан бозларны җебетеп кырып алыр өчен шулай эшләдек. Шуны да әйтәсе килә иртәнге 4 тә безнең тракторлар машиналар булмаганда юлны чистартып китәләр, ә үзәктәге кибет хезмәткәрләре эшкә килгәч, үзләренең кибет каршындагы бөтен карны кабат чистартылган юлга чыгаралар, - ди коммуналь хуҗалык оешмасы җитәкчесе Рамил Сәфәров. Үзегез ук күреп торасыздыр хәзер биредә дә Бауман урамыннан ким булмады инде, дип елмаеп куйды ул.

Ә юлдан кырып алган карларны Кече Әтнә янында урнашкан полигонга ташыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев