Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район хәбәрләре

"Бер капчык арыш"ны тәкъдир иттеләр

Бүген, 26 декабрьдә, төшкә кадәр

Яңа Шашы мәктәбендә Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре  Рифат Барый улы Габидуллинның "Бер капчык  арыш" исемле китабын тәкъдир итү кичәсе үткәрделәр.

Яңа китапны укучыларга тәкъдим итү кичәсен мәктәпнең ана теле һәм әдәбияты укытучысы, хәбәрчебез Гөлнара Корбанова оештырды һәм алып барды.

Ике сәгать дәвам иткән  очрашуда автор Рифат Барый улы  мәктәп коллективына, очрашуга килүчеләргә  үзенең китап язу тарихын, аны чыгаруда ярдәм иткән шәхесләрне әйтеп китте. Һәм әлеге китапта үзенең "Правда" колхозында эшләгән еллары чагылганын, китапта   аның эш тәҗрибәсе, эш алымнары күрсәтелгәне  хакында сөйләде. 

 Кичәгә аның дуслары, хезмәттәшләре килгән иде. Аларның чыгышларын да кызыксынып тыңладылар. 

Г.Корбанова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев