Әтнә таңы

Бәйрәм итеп тә караган бу әниләр...- кеше телендә шул гына

Бәйрәм бар авыл җирлегендә дә узды. Тик менә монысы телдән төшми.

26 ноябрь көнне  Күшәр мәктәбендә кичке якта "Әниләр көне"н бәйрәм иттеләр.

Реклама

- Быел бу бәйрәм башка еллардагыга караганда үзгәлеге белән бер гаҗәпләндерсә, ихласлыгы, бар әниләрнең шушы бәйрәмдә оештырылган уеннарда катнашуы белән гаҗәпләндерү түгел, сокландырды да. Авыл халкы да, әниләр дә бик ошатканнар. Мәдәният йортына "Кич утыру"га чыккач та телләрдән төшми сөйләнде бу бәйрәм.   Аны  "Күңелле стартлар" итеп оештырдылар. Ике команда ярышты: берсендә - Әниләр, икенчесендә Кызлар. Физкультура укытучысы Абдуллаҗанов Ришат разминка да  ясатты, концерт номерлары белән дә чиратлашты уеннар. Әниләр белән кызлар бәрәңге дә утырттылар, бәрәңге дә чүпләделәр. Кыршау белән туп та тәгәрәттеләр. Тупны бот арасына кыстыру да, "приседание"  дә... -  спортта нинди уен бар, берсе дә калмады кебек....- дип сокланып сөйли хәбәрчебез Гөлүсә Галимҗанова

Бу хакта Күшәр авылында яшәүче хәбәрчебез Гөлүсә Галимҗанова хәбәр итте. Фотоларны да, видеоны да ул җибәрде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: