Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район хәбәрләре

Ике әтнәле суд залыннан төрмәгә озатылды

Үзебез тормышны авырайтабыз түгелме?

Ел башланды гына, ә инде Әтнә районының ике кешесе төрмәгә озатылды. Ә бит баштагы хөкем карары алар файдасына чыгарылган иде.

Беренчесе, Әтнә кешесе Б., әйбер урлап, мәҗбүри хезмәткә хөкем ителгән иде. Авыл җирлеге кушкан  эшләрне эшләргә теләмәү сәбәпле, төрмәгә озатылды.

Икенчесе, анысы да безнең район кешесе, шулай ук әйбер урлап тотылган. Хөкем карары  буенча  айга ике тапкыр җәза үтәтү инспекциясенә килеп, билгеләнергә тиеш иде. Регистрация үтәргә килмәү сәбәпле, 3 елга,  суд залыннан кулга алынып, гомуми режимлы төрмәгә озатылды. Югыйсә, хөкем карары билгеләгән  ярты срогы үткән иде. 

Битарафлыкмы бу, ваемсызлыкмы, ялкаулыкмы...- ни генә булса да үз язмышыңа кул селтәү ахмаклыкның бер төредер. 

Мәгълүматларны җәза үтәтү инспекциясе башлыгы Клара Кадимовадан алдык.

Фото редакция архивыннан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев