Имеш-мимешләргә нокта куеп... кабат бруцеллез турында
“Тукай” күмәк хуҗалыгыннан соңгы партия авыру терлекләрне алып киттеләр.
Район ветеринар станция җитәкчесе Руслан Фәйзрахманов белән әңгәмәбез әнә шул хакта булды.
– Барысы биш меңнән артык терлекне озаттык, – дип башлады ул сүзен.
Әлбәттә, әлеге чир нәтиҗәсендә үлүче терлекләр дә булган. Халык арасында ул хакта да төрле сүзләр, имеш-мимешләр йөрде. Баш мал табибыннан бу турыда да сораштык.
– Шәкәнәч авылы янында зур траншея казылды, рәсми, законлы нигездә үлгән терлекләр яндырып юк ителде. Барысы 119 баш терлекне яндырырдык, – диде ул.
Буласы – булган, инде ышанычлы саклану чаралары күрү кирәк. Ә иң ышанычлысы – авыруны булдырмау.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ
Бруцеллез – терлектән кешегә дә йогып, терәк-хәрәкәт, йөрәк-кан тамыры, нерв һәм башка органнарны зарарлап, еш кына инвалидлыкка китерүче аеруча куркыныч инфекцион чир. Бу очракта районның баш мал табибы махсус белешмәсе булмаган терлекләрне читтән сатып алмаска киңәш итә. Бу очракта сүз бруцеллез турында гына да түгел. Башка төр чирләр дә Россиянең төрле өлкәләрендә әледән-әле кабынып торалар. Массакүләм-мәгълүмат чаралары күптән түгел генә Морки, Биектау районнарында булган шундый очраклар турында хәбәр иттеләр. Ә бит бу районнар әллә ни ерак түгел, безнең “ут күрше”ләр. Өстәвенә, авылларда яшь бозау сатып йөрүчеләр дә күренгәли. Кыскасы, аң булыйк, райондашлар: читтән китерелгән терлектә ниндидер авыру булмауга бернинди гарантия дә юк! “Терлекне ышанычлы җирдән генә алыгыз. Теләсә-кем сатканга кызыга күрмәгез. Иң мөһиме – терлекнең сау-сәламәтлегенә белешмәсе булсын”, – дип киңәш итә ветеринар станция җитәкчесе.
Социаль челтәрләрдә күренгәли – район халкын ит, сөт сатып алу проблемасы да борчый. “Кибеттән алганда куркынычы юк, чөнки белешмәләре, рөхсәт кәгазьләре бар. Әмма кемнәрдер мал суйган, дип, ит сатып алырга ашыкмагыз”, – ди җитәкче. Бу очракта тагын бер ышанычлы ысул бар: әйтик, иткә дип суйган малның канын ветстанция лабораториясенә биреп тикшертергә була. Сөт буенча да сак булу кирәк. Дөрес, шәхси хуҗалыкларда бруцеллез юк, шулай да үзең тыныч булу өчен сөтне кайнатып эчүең отышлы.
ИСТӘ ТОТЫГЫЗ
Кешегә бруцеллез йогу, башлыча, авыру терлекне тәрбияләгәндә, бозаулатканда, кул белән плацентны аерганда, авыру терлектән алган чимал белән эш иткәндә, сөт-ит продуктларын тиешенчә термик эшкәртмичә кулланганда, үлгән мал яки биоматериал, шулай ук авыру терлектән чыккан бүлентекләр белән контактка кергәндә, тиресен җыештырганда булырга мөмкин. Тел сөяксез бит ул. Бу очракта халык арасында йөргән төрле гайбәт сүзләрне күз алдында тотыйк – имештер, торакка сәламәт терлекләрне 1 елдан соң гына, яисә, 4 ай узгач кына кертергә була! Баш мал табибы анысын да ачыклап узды: “Бу проблема кыш фасылы булу нәтиҗәсендә генә катлаулы. Җир ачылып, бөтен территорияне яхшылап эшкәрткәч, терлекне кабат кертергә була”, – дип саный ул. Әлеге вакытта торак эчләре хлор-известь кушылмасы белән тиешенчә дезинфекцияләнә.
Тагын бер яңалык: бүгенге көндә 2 айдан югары һәр мөгезле эре терлектән кан алалар. Күмәк хуҗалыклардан гына түгел, шәхси хуҗалыклар терлекләреннән дә.
Янә бер өлеш райондашны тынычландырырга ашыгыйк. Бруцеллезның бу тибы бары мөгезле эре терлекләрдә генә була. Ягъни, сарык, кәҗә ише малга кагылмый. “Бруцелла абортус” исемле бу тип авыруны дәвалау да җиңелрәк санала икән.
ИНФЕКЦИЯ ТОТРЫКЛЫ
Бруцеллезны китереп чыгаручы матдә тышкы мохиттә дә, азык-төлек продуктларында да зур тотрыклылыкка ия. Суыткычта сакланучы сөттә – 10 көн, сыер маенда – бер айга якын, өйдә ясалган сырда – 3 атнага кадәр, брынзада – 45 көн, катык, каймакта – 15 көнгәчә, иттә – 12 көнгә кадәр, малның эчке органнарында, сөяк, мускул, лимфоузелларында 1 айдан артык яши. Ә менә туңдырылган булса, бруцелла ит һәм сөт продуктларында бөтен саклау чорында кеше сәламәтлеге өчен куркыныч санала. Авыру терлек аслыгында һәм туфракта 100 көн буе, суда – 16-17 атна яшәргә сәләтле.
Кешегә иярсә, инкубация чоры 1-4 атна, әгәр яшерен рәвештә барса – 2-3 айгача була. Авыру, гадәттә, 7-10 көн буе 38-40 градускача тән температурасы күтәрелү белән башлана.
Иң мөһиме игътибарлы булыйк. Теләсә-кайдан терлек сатып алмыйк. Алган очракта да, терлекнең ветеринар белешмәсе турында сорашырга онытмыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев