Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район хәбәрләре

Мәктәп укучыларына ярдәм кирәк. "Ноутбук, планшетлар җитми", - ди укытучы

Мин гел район газетасының ярдәмен күргәч, сезгә мөрәҗәгать итәм инде. "Әтнә районында мәктәп укучыларына камералы иске компьютер, ноутбук белән ярдәм итәрдәй кешеләр юкмы икән", - ди Күәм мәктәбенең ана теле укытучысы Алия Садриева.

Без үзебез яңасын алгач, искесен мохтаҗрак укучыларга биргән идек, мәсәлән.  Ике атна дистанцион укыту бара. Әнисенең, әбисенең телефоны белән бик азапланып укыган укучылар бар. 9 сыйныфта - 2, 11 сыйныфта -1, үземнең 6 сыйныфымда бар андый укучылар. Бик әйбәт укучылар алар, тик бөтен кеше бер дәрәҗәдә тәэмин ителмәгән, дип мөрәҗәгать итте Күәмнән хәбәрчебез Алия Садриева.

Хөрмәтле райондашлар! Әйдәгез уйланыйк әле. ТР Президенты да мондый авыр хәлдә калган укучыларга ярдәмне оештыру кирәк, дигән иде.  Бәлки, өегездә искенең яңасы бардыр. Камерасы булса, балаларга шул җитә. Дистанцион укыту беткәч, кайтарып та бирерләр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев