Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Районның авыл хуҗалыгы

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен ТАССРның 100 еллыгы белән котлый

ТАССРның 100 еллык тарихында авыл хуҗалыгы аның тормышында зур роль уйный.

 

Аграрчылар Бөек Ватан сугышы елларында тылда Җиңүне яулап, республика халкын кирәкле продукция белән тәэмин итеп кенә калмадылар, нык, хәтта авыр хезмәт аша, Татарстанда икътисадый иминлекнең ныклы нигезен булдырдылар.

Һәм бүген, авыл хуҗалыгы продукциясе – стратегик ресурс, ә агросәнәгать комплексы – республика үсеше локомотивларының берсе. 100 еллык тарихында Татарстан нинди генә кыенлыклар белән очрашмасын, авыл хуҗалыгы тармагы эше бер генә көнгә дә туктап калмады. Бу вакыт эчендә тулы бер гаилә династияләре барлыкка килде, алар авыл хуҗалыгына бөтен көчләрен һәм җаннарын биреп кенә калмыйча, туган җиргә булган мәхәббәтне дә буыннан-буынга тапшыралар. Һәм бу иң тирән ихтирамга лаек.

 

Республика үсешенә керткән өлешегез өчен ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен һәм ихтирамыбызны кабул итегез! Эшегез шатлык кына түгел, муллык та, авылларыбызның муллыгына да китерсен.

ТАССРның 100 еллыгы белән!

ТР Премьер-министры урынбасары –

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры

Марат Җәббаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев