Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Республика матбугаты

250 мең сум хезмәт хакы түләнә торган эш урыны бар

Кызганычка каршы, әлеге эш урыны Уфа шәһәрендә икән.

Уфа республикасы башкаласында 250 мең сум хезмәт хакы түләнәчәк урынга хезмәткәр эзлиләр.

Кем ул дисезме? Эш бирүче стоматология поликлиникасына баш табиб эзли һәм хезмәт хакы 150-250 мең сум булачак дип вәгъдә бирә.

Уфада стоматолог-ортопед вакансиясе дә бар. Аңа аена 200 мең сум түләнәчәк икән. Әлбәттә, аңардан үз эшенең чын остасы булуы, вазыйфаларын вакытында һәм җиренә җиткереп үтәве таләп ителә.

Стәрлетамак шәһәрендә дә табиб-стоматологка вакансия ачык. Бу урында 100-120 мең сум хезмәт хакы түләнә.
Шул ук Стәрлетамак шәһәрендә стоматолог-ортопед урыны да бар. Ул аена 120 мең сумга кадәр акча эшли ала.

Анестезиолог-реаниматологка (хезмәт хакы - 80 мең сум) Стәрлетамакта, Уфада вакансия теркәлгән. Фтизиатрга (80 мең сумга кадәр) һәм эндокринологка (70 мең сумга кадәр) Уфада эш урыны күрсәтелгән.

Ә менә Уфада УЗИ табибы - 70 мең сум, рентгенолог 65 мең сум алып эшли торган урынга урнашырга мөмкин.

Автор: Миләүшә Латыйпова

Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Ufada-250-me-sum-hezm-t-haki-t-l-n-torgan-esh-urini-bar-424153/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев