Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Республика матбугаты

Елгага төшеп киткән машинада әнисе, әтисе, сеңлесе үлгән, 11 яшьлек кыз исән калган

«Әби, янымда әни юк, миннән кан ага», — дип 11 яшьлек Вика әбисенә шалтырата.

 

25.мвд.рф

Приморье өлкәсендә коточкыч авариядә 11 яшьлек Вика исән кала, тик аның әнисе, үги әтисе һәм нәни сеңлесе һәлак була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига 24 майда «Осиновка — Рудная Пристань» юлының 181нче километрында була. Бу көнне Сергей һәм Любовь, аларның 11 яшьлек кызы Вика, 1,5 яшьлек кызы Юля машинага утырып Кавалерово бистәсенә әбиләренә кунакка бара. Аннары алар кайтып китәләр һәм Уссурийск шәһәренә таба барышлый юл һәлакәте килеп чыга. 

«Транспорт чарасы белән 44 яшьлек ир-ат идарә итә. Кавалерово бистәсеннән Арсеньевога таба барышлый машина йөртүче һава шартларын һәм юл торышын исәпкә алмый, тизлеген арттыра һәм идарәсен югалта. Машина юл кырыендагы коймага бәрелә һәм елгага төшеп каплана», — дип аңлата Россия Эчке эшләр министрлыгының Приморье өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Ирина Сырова. 

Шулай итеп машина Уссури елгасына төшеп китә. Барысы да һәлак була, 11 яшьлек Вика гына могҗиза белән исән кала. Ул иминлек каешы белән эләктерелмәгән була, шул аңа ярдәм итә дә. Нәни сеңлесе исә каеш белән эләктерелгән була.

Бәрелгәч, Вика тәрәзәдән очып чыга һәм исән кала. Аның суга түгел, ә чирәмгә барып төшүе чын могҗиза. Елгага төшеп китсә, ул котыла алмас иде, агым шулкадәр көчле, аннан олы кеше дә йөзеп чыга алмый, диелә бу хәбәрдә.

36 яшьлек Любовь — укытучы кызы, ул үзе дә гомерен балаларга багышлаган. Сергей котельнаяда эшли, балык тотарга ярата, ул буш вакытын гаиләсе белән уздырырга тырышкан.

Ятимә калган Вика хәзер хастаханәдә. Ул уртача авырлыкта имгәнгән, аның баш мие селкенгән, аяк сөяге чатнаган. Кыз аңында, аның янында әбисе — мәрхүмә Любовьның анасы Татьяна Авраменко бар. 

«Табиблар бала терелер дип фаразлый. Ул аңына килгәч, миңа авария турында сөйләде. Бездән кайтып китешли алар туктап фотога төшкән. Аннары Уссурийскига таба юлны дәвам иткәннәр. Вика йокыга киткән. Машина чайкала башлагач, ул уянган, каты бәрелү булган һәм ул тәрәзәдән очып чыккан, аңын югалткан. Аңына килгәч, янында телефонын тапкан һәм миңа шалтыратты. „Әби минем бөтен җирем авырта, әни дә, Сережа абый да юк, минем каным ага“, — диде. Минем хәлемне күз алдына китерәсезме», — дип сөйли Татьяна. 

Татьяна ире белән бергә тиз генә авария урынына китә. Барышлый ул Викага шалтырата, бу вакытта Вика янына кешеләр җыелган була. Аны узып баручы машина йөртүчесе күреп ала, ул ашыгыч ярдәм чакыра. 

Хәзер Вика янына хастаханәгә үз әтисе дә килеп йөри. Аңа тиздән 12 яшь тула. Хастаханәдән чыккач, әбисе Викага опека рәсмиләштерәчәк. Әлегә ул кызы, кияве һәм оныгын җирләү белән шөгыльләнә. Татьяна үзе дә онкология белән авырый, диелә хәбәрдә.

Подробнее: https://intertat.tatar/news/incident/30-05-2020/elgaga-t-shep-kitk-n-mashinada-nise-tise-se-lese-lg-n-11-yashlek-kyz-is-n-kalgan-5746173

Фото 25.мвд.рф

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев