"Фәлән авылда яшәүче әбигә дә “шәхси кабинет” кирәк булачак" - "Ватаным Татарстан"
Татарстан халкына коммуналь түләү кәгазьләре быелның көзенә кадәр генә киләчәк. Сентябрьдән ут, газ һәм су өчен электрон квитанция җибәрә башлаячаклар. Шул рәвешле елына 70 миллион сум акчаны янда калдырырга ниятлиләр. Республиканың 157 авылында яшәүчеләр исә, санлы телевидениегә күчкәч, телевизор карау бәхетеннән коры калырга мөмкин.
Бу хакта Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының еллык коллегия утырышында сөйләделәр. Чара Иннополиста узды.
Бу очраклы гына түгел. Шаккатырган, хәтта колакны торгызган яңалыкларны, шул исәптән, мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагында да, нәкъ менә “акыллы” шәһәрдә уйлап табалар. Коллегия утырышында дәрәҗәле кунаклар катнашу да гадәти хәлгә әйләнде. Быел Иннополиста Россия Хөкүмәте урынбасары Максим Акимов кунак булды. Ил күләмендә элемтә һәм икътисадны санлаштыру өчен ул җаваплы. Утырышка кадәр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Максим Акимов Иннополис университетында булдылар, студентлар белән аралаштылар һәм республикада IT-өлкәсендә уйлап тапкан соңгы яңалыклар белән таныштылар.
Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр иткәнчә, былтыр тармакта 57 миллиард сумлык тулаем керем алганнар. Мәгълүматлаштыру өлкәсендәге оешмаларның 77 проценты табышлы булып исәпләнә. Элемтәчеләрнең уртача хезмәт хакы 43 мең сумнан да артып киткән. Былтыр җәмәгать урыннарында 57 меңнән артык камера урнаштырганнар. Алар ярдәмендә 2 меңгә якын җинаять очрагы ачыкланган.
Роман Шәйхетдинов дәүләт хезмәтләре порталы турында да горурланып сөйләде. Узган ел Татарстан халкы 211 миллион тапкыр электрон хезмәтләрдән файдаланган. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу – 1,6 тапкыр күбрәк. Өйдән чыкмыйча гына дәүләт хезмәтләреннән файдалануның социаль–икътисади нәтиҗәлелеген дә исәпләп чыгарганнар: портал аша исәп-хисап ясаганда комиссия юк, шуңа күрә республикада яшәүчеләр 150 миллион сум акчасын анда калдырган, табибка язылу өчен поликлиникага барып йөрисе булмагач, 31 миллион сәгать әрәм-шәрәм булмаган.
Тармакны тагын да камилләштермәкчеләр. Роман Шәйхетдинов коммуналь түләү кәгазьләреннән, гомумән дә, баш тарту теләген җиткерде. Кәгазь квитанцияләр быелның көзенә кадәр генә киләчәк, дип фаразлана. Сентябрьдән электрон документка күчәргә ниятлиләр. “Милек хуҗаларына ай саен кәгазь квитанцияләр өләшү өчен елына 70 миллион сумга якын акча сарыф ителә. Кәгазь эшеннән баш тарту ул – түләү кәгазьләрен бастыру һәм таратуга бәйле чыгымнарны киметәчәк. Шулай ук, җыемнарны да арттырачак”, – диде министр. Өстәвенә, кәгазь квитанция тарату ике атна чамасы вакытны ала икән. Электрон түләүләрне дәүләт хезмәтләре порталы аша гына җибәрәчәкләр, ди. Кыскасы, яктыда һәм җылыда яшисе килсә, фәлән авылда яшәүче Наҗия әбигә дә “шәхси кабинет” кирәк булачак.
Рульдәгеләргә дә яңалык бар. Киләчәктә юл кагыйдәләрен бозган өчен “сәлам хатлары” да килүдән туктаячак. Тик штрафларны барыбер түлисе. “Быелның беренче яртысында республикада яңа хезмәт гамәлгә кертергә ниятлибез. Ул бюджет чыгымнарын киметүгә юнелдерелгән.
Былтыр юл кагыйдәләрен бозучыларга 4,8 миллион штраф салынган. Почта аша “сәлам хатлары”н юллауга казнадан 200 миллион сум акча тотылган. Бу акчаны күпкә нәтиҗәлерәк итеп файдаланырга мөмкин”, – диде Роман Шәйхетдинов. “Сәлам хатлары” бер көндә генә килүдән туктамаячак, билгеле. Агымдагы елда автомобиль хуҗаларының ун процентын электрон хезмәткә күчерергә ниятлиләр. Димәк, быел гына да 20 миллион сум бюджет акчасы янда калачак.
“Идел буе төбәкләре арасында Татарстан икенче ел рәттән санлаштыру күрсәткечләре буенча беренче урында бара. Әлеге исемлекне 2017 елдан бирле “Сколково” идарә мәктәбе төзи. “Санлы Россия” индексы буенча без Мәскәүдән генә калышабыз”, – диде министр. Санлаштыру турында сүз чыккач, илдә аналог сигналлы элемтә туктатылу турында да искә төшерделәр. Билгеле булганча, илнең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән, күрше Ульян өлкәсендә, санлы телевидениегә киләсе атнада ук күчәчәкләр. Татарстанда бу эш 3 июньгә билгеләнгән. “Апрельдә республикада санлы сигналга күчү буенча “кайнар линия” эшли башлаячак. Борчыган сорауларны “Халык контроле” хезмәте аша да җиткерергә мөмкин. Моның өчен, рәсми сайтта, марттан да соңга калмыйча, махсус бүлекчә эшли башлаячак. Моннан тыш, республикада яшәүчеләргә волонтерлар да ярдәм итәчәк. Бер меңнән артык кешене февральдә үк укыта башларга ниятлибез”, – дип республикада яшәүчеләрне тынычландырдылар коллегиядә.
Министрлык мәгълүматларына караганда, Татарстандагы 157 авылда, ә бу – биредә яшәүче 30 меңнән артык кеше дигән сүз, санлы сигналлы телевидение күрсәтмәячәк. “Сансыз” сала халкы телевизорны “тәлинкә” аша караячак дип фаразлана. Мохтаҗ гаиләләргә мондый җиһазны сатып алу һәм көйләүгә киткән чыгымнарны капларга да вәгъдә иттеләр. Максим Акимов республиканың санлы хезмәтләр өлкәсендәге уңышларын югары бәяләде.
“Төрле чараларга җиренә җиткереп әзерләнү – Татарстанның үзенчәлеге. Бу юлы да нәкъ шулай булды. Эшегездә бер-ике генә хата таптым, – дип залда утыручыларны тып-тын калырга мәҗбүр итте ул. – Роман Шәйхетдинов үз чыгышында Татарстан санлы трансформациягә әзер дип белдерде. Юк, сез бу эшнең үзәгендә торасыз һәм бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтәсез, дип саныйм”. Мәскәү кунагы татарча да сөйләп күрсәтте. “Татар телендәге чыгыш барышында мине Максим Алексеевич дип таныштылар. Дөресе Максим Алексей улы була бит”, – дип салпы якка салам кыстырды ул. Форсаттан файдаланып, Рөстәм Миңнеханов тармактагы проблемаларга да тукталды. Ул ил күләмендә IT-өлкәсендәге яңа эшләнмәләрне берләштергән мәгълүмат базасы кирәклеген искәртте. Югыйсә, бер-береңне кабатлап, ике тапкыр берүк сәпид уйлап табудан ни файда?
Хәер, Иннополиста моннан күпкә ераграк киткәннәр инде. Рөстәм Миңнеханов һәм Максим Акимов яңа шәһәр урамнары буйлап хәрәкәт итүче пилотсыз таксида йөреп карады. Бу җәйдә мондый “акыллы” машиналарны Казан урамнарына да чыгармакчылар.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 17, 06.02.2019)
Чыганак : http://www.vatantat.ru/index.php?pg=229
С.Мингатина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев