Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Республика матбугаты

Исереклеккә яңача тикшерә башлыйлар

1 мартта Россиядә машина йөртүчеләрне алькоголь куллануга тикшерү буенча яңа кагыйдәләр кертеләчәк.

Бу көннән башлап йөртүчеләрне махсус җайланмага «өрдереп» караганда шаһитлар кирәк булмый, тик процессны видеога төшерү таләп ителә. Шул хактагы документ 2022 елның октябрендә хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты. Россия Хөкүмәте яңа кагыйдәләрне раслаган.

Яңа кагыйдә буенча, машина йөртүченең исерек булуына шикләнгән очракта, дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре аны ике шаһит катнашында яки видеоязма кулланып тикшерә ала. Авыздан исерткеч эчемлек исе килү, гәүдәнең тотрыксызлыгы, сөйләм бозылу, битнең төсе кискен үзгәрү яисә үзен гадәти тотмавы йөртүчене тикшерүгә сәбәп булырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыяте башлыгы Валерий Солдунов аңлатканча, төп үзгәреш йөртүчеләрне шаһитларсыз «өрдереп» тикшерүгә кагыла. Элегрәк мондый норма Россия Административ хокук бозулар кодексында мөмкин буларак язылган иде, ә хәзер тикшерү кагыйдәләрендә барлыкка килде. Шулай итеп, процесс мантыйкый булачак, дип билгеләп үтте белгеч.

Документта аныкланганча, тикшерү расланган типтагы үлчәү чараларын кулланып уздырыла. Тикшерү нәтиҗәләре кәгазьдә язылачак.

Исерткеч эчемлек куллану факты концентрациядә этил спиртының күләме артып китү белән билгеләнә, ягъни һавага чыгырылган тынның бер литрына 0,16 миллиграмм туры килә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tnvda-xairiya-telemarafonynda-alga-batalyony-gimny-premerasy-takdim-itela-5867480

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев