Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Республика матбугаты

Казанда милли туй узды - кәләшнең әнисе Әтнә кызы

Казанда яшәүче Илсинә һәм Инсаф Исмәгыйлевларның туй мәҗлесе бик үзенчәлекле форматта үткән. Илсинәнең әнисе Ләйсән Тимерова Күәм кызы. Автор: Гөлназ Хәбибуллина

Милли киемле кияү-кәләш, татар халык йолалары, җыр-биюләре — Казанда милли туй узды
 Узган гасыр башы декорацияләре, милли киемнәрдән Сәйдәш вальсына бөтерелүче кияү белән кәләш, Иске Татар бистәсендә бөтен традицияләргә туры китереп үткәрелгән кыз алу йоласы, су юлы күренеше, үзебезнең саф татар көйләре, җыр-биюләре, түбәтәй-калфаклы кунаклар… Казанда яшәүче Илсинә һәм Инсаф Исмәгыйлевларның туй мәҗлесе әнә шундый үзенчәлекле форматта үткән. Әлеге милли туйның идеясе һәм нечкәлекләре турында «Интертат» хәбәрчесе яшь парның үзләре һәм бәхетле әни — кайнана, «Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева белән сөйләште. 

Инсаф белән Илсинә икесе дә милли хисләр хөрмәт ителгән, рухи кыйммәтләребезнең кадере булган, әхлаклы гаиләләрдә туып-үсеп, тәрбия алганнар. Гаилә эчендә күңелләренә салынган миллилекне җәмгыятебез генә кысрыклап чыгара алмаган, әлбәттә. Тормыш үзләре кебек үк тәртипле, инсафлы яшләр белән очраштырган аларны, шундый ук дуслар насыйп иткән. Булачак һөнәрләрен дә яшьләр киләчәк буынны тәрбияләү эше белән бәйләгәннәр. Инсаф бүген 7нче татар-төрек лицеенда укытучы-тәрбияче булып эшли. Илсинә исә, кызлар гимназия-интернатында укыта.  


Яшь парның шәхси архивыннан
Яшьләр икесе дә актив, шаян, төрле чараларда катнашырга, вакыйгалар үзәгендә кайнарга яраталар. Шулай ук соклангыч парның дин юлында булуларын да искәртеп үтәргә кирәк. 

 «Туй күлмәгемне милли стильдә булыр дип күз алдына китердем»
Туй — һәр гаилә өчен тормыштагы иң мөһим вакыйгаларның берсе. Инсаф белән Илсинәнең туй көннәре алдан билгеләнгән булган. Ләкин әлеге дә баягы пандемия сәбәпле, мәҗлесне үткәреп булмый дип кәефсезләнеп йөргәндә, рестораннарның җәйге верандаларына эшләргә рөхсәт иткәннәр. 

Туйлар, гадәттә, кыз алу дигән бик матур йола белән башланып китә. Илсинә белән Инсаф өчен шул чор локацияләрен булдыру, үзләрен һәм кунакларны вакытлыча гына элекке заманнарга алып кайтып килү бик мөһим булган. Шуңа күрә әлеге йоланы Казанның Иске Татар бистәсендә оештырырга уйлаганнар. Аның сценариен Илсинәнең дус кызлары язган. 


Яшь парның шәхси архивыннан
«Алар аны милли традицияләрне саклап, заманча биремнәр дә кертеп, кызыклы итеп әзерләделәр. Кыз алыр өчен егетләр Камал театры, Кабан күле, Мәрҗани һәйкәле, «Мәрҗани» мәчете һәм «Бал йорты“нда тукталышлар ясап, махсус маршрут буенча үттеләр», — дип сөйләде Илсинә. 

Кәләш үзләренең танышу тарихы белән дә уртаклашты. «Без Инсаф белән Шаяннар һәм тапкырлар клубында таныштык. Шуннан бирле Инсаф белән бер казанда кайнадык. «Бөтендөнья татар яшьләре» форумында кураторлар, «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә, «Печән базары»нда волонтерлар булдык. Мин «Яз Гүзәле — 2017» җиңүчесе, «Татар кызы — 2017» финалисты. Инсаф миңа әлеге бәйгеләрдә катнашканда ярдәм итеп торды. Шактый очрашып йөргәннән соң, ул миңа тәкъдимне дә шул танышкан җирдә — Халыклар дуслыгы йортында ясады. 

Туйны хәзерге вакытта күп кеше үзенчәлекле итеп үткәрергә тырыша. Безнең менә үзебезнең милләтебезгә хас булган туй, никах үткәрәсебез килде», — ди ул. 


Яшь парның шәхси архивыннан
Кәләшнең искиткеч матур милли күлмәге, затлы камзул һәм калфагы аерым алкышларга лаек. Туй көнне аңа сокланып карамаган кеше калмагандыр, мөгаен. 

«Мине әти-әнием кечкенә чактан ук бию, җыр түгәрәкләренә йөртте. Һәрвакыт милли киемнәрдән чыгышлар ясый идем. Шуңа татар бизәкләренә, милли киемнәргә мәхәббәттем чиксез. Туй күлмәгемне дә мин гел шундый милли стильдә булыр дип күз алдыма китердем. Минем хыялымны Луиза Скипина һәм аның командасы тормышка ашырды. Тиз арада тегеп өлгерттеләр һәм ул чыннан да бик нәфис, күркәм килеп чыкты», — ди Илсинә. 


Яшь парның шәхси архивыннан
«Идеаль татар гаиләсе нинди булырга тиеш?»
«Шундый кыска вакыт эчендә әзерләнеп, экслюзив туйны оештырып чыгуның үз авырлыклары да булган, әлбәттә. Бу хакта кияү егете Инсаф Исмәгыйлев әйтеп үтте. 


Яшь парның шәхси архивыннан
«Стилистик яктан иң зур кыенлык ул, әлбәттә, атрибутика эзләү, видео һәм фотолар төшерү өчен туры килгән локациялар табу. Гаиләбез белән ял көннәрендә, иртәнге якта гына эшли торган Хәерчеләр базарында да йөрергә туры килде. Аллага шөкер, әти-әниебезнең дә, үзебезнең дә дусларыбыз күп, әзерлек эшләрендә аларның ярдәме булды. Атрибутлар һәм декорацияләр белән Кариев һәм Камал театрлары, „Бал“ банкетлар залы һәм „Чәк-чәк“ музее булышты», — ди Инсаф. 


Яшь парның шәхси архивыннан
«Милли татар тематикасы минем күңелемә бик якын. Аеруча үземне җәдитчеләрнең фанаты дип атар идем. Минем өчен алар үрнәк. Туйны да шул стильдә оештырырга булдык. Әзерләнгән вакытта мин бер дә каушамаган идем. Туйда чыгыш ясаганда, вальс биегәндә, җырлаганда нык дулкынландым. Әти-әниләребезгә рәхмәт сүзләре әйтү мизгелләре дә бик истә калды», — ди ул. 


Яшь парның шәхси архивыннан
Инсафтан идеаль татар гаиләсе нинди булырга тиеш дип сорадым. «Бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, ике якның да әти-әниләрен тигез күреп, үз халкының гореф-гадәтләрен истә тотып, кем булганын онытмыйча, бүгенге көн модасы дип, үз тамырларыннан баш тартмыйча, ә киресенчә, үз мәдәниятен заманчалаштырып, жәмгыятькә тугры хезмәт итеп яшәүче гаиләдер, минемчә», — дип, җавап кайтарды ул. 

Яшләрнең туй мәҗлесе Меңъеллык паркы верандасында узган. Мәҗлесне этник җырлар җырлаучы «Риваять» төркеме башлап җибәргән. Тарихчы-филолог, фәнни эшләрендә җәдитчелек чорын өйрәнгән тел остасы Фәнил Вакказов алып барган.

«Шулай ук бәйрәмне татар хатын-кызының эталоны булган, үзе дә өч бала әнисе, җырчы Венера Шәмиева, Гөлназ Солтанова, скрипкачы Динә Закирова чыгышлары бизәде. Мәхәббәт тарихыбызның видеоролигын да элекке стильдә, Илһам Шакировның „Эзләдем, бәгърем, сине“ җырына ясадык. Ул шулай ук Иске Татар бистәсендә төшерелде. Һәр килгән кунакка кечкенә мәтрүшкә бәйләме янына кулъяулыклар куеп, истәлекле бүләкләр әзерләдек», — дип сөйләделәр яшьләр. 

 «Миллилек җанда булырга тиеш»
Милли туй үткәрү — Ризәлә Исмәгыйлеваның күңелендә йөрткән матур хыялы булган.

«Милли стильдәге туй үткәрү минем күңелемдә яши иде. Безнең «Ихлас» дигән милли бәйрәмнәр агентлыгы бар. Аның максаты — милли, хәләл бәйрәмнәр оештыру, хәтта татарча белмәүче татар кешеләрен дә үзенә җәлеп итү. «Тәртип» радиосының да төп миссиясе — безнең тамырлардан килгән традицияләрне бүгенге яшьләребезгә җиткерү, үткән белән бүген арасында күпер салу. Менә шушыны улымның туенда эшләдек бит без. Миллилек җанда бит ул. Аллаһы Тәгалә насыйп итеп, киленебез дә, кода-кодагыйларыбыз да үзебез кебек милли рухлы кешеләр туры килде. Алар икесе дә журналистлар — Ләйсән Тимерова белән Илсур Тимеров. Киленебез Илсинә дә үзебезгә охшаган. 

Никахны Актанышта — Илсинәнең төп йортында, барлык гореф-гадәтләрне саклап уздырдык. Мин үзем никах туйлары алып барам. Кеше балаларының туйларын үткәргәндә, эх моны эшләсәң иде дип, милли гореф-гадәтләрне яңартасы килеп, үземчә тырышып йөрим. Миңа иң беренче Аллаһы Тәгалә: «Син башта үз балаларыңныкын үткәреп күрсәт әле», — дигәндер. Җиренә җиткереп бетермәгән булганмындыр әле мин аны. 

Яшь парның шәхси архивыннан
Шул йолаларыбызны торгызырга, күңелемдә булган теләкләремне тормышка ашырырга мөмкинлек бирде улымның туе. Кыз ягына бөтен тиешле күчтәнәчләрне алып барып, никах уздырдык. Татар халкының элекке йолалары буенча кияү ике көн кыз йортында Актанышта кунды. Аннары Казанга килеп, чын матур итеп килен төшердек. Бал-май каптырып, ак мендәрләргә бастырып каршы алдык. Киленебез бирнәләрен нәкъ әбиләребез вакытындагы кебек, ләкин заманча эшләнгән сандык белән алып килде. Соңыннан, килен токмачлары кисеп, Коръән укыттык», — дип сөйләде Ризәлә апа. 

«Өлкәнрәк яшьтәге кунаклар, безнең яшьләребезне күреп, шаккатылар. Инсаф белән Илсинә дә, дуслары да — барысы да дини. Туйның тәнәфесе вакытында намазларын да укып алырга өлгерделәр. Дини яшьләр образы безнең халыкның үзаңында тыныч, тыйнак булып формалашкан. Ә монда шундый актив, флешмоблар ясап, җырлап-биеп, уйнап-көлеп йөрүче яшьләрне күреп гаҗәпләнделәр.


Лицей тәмамлаган егет-кызларның бер бик матур традициясе бар. Алар ахырдан да бер-берсе белән элемтәне югалтмый, дуслык җепләрен өзмиләр. Улымның бергә укыган иптәшләре дә бөтен ил буенча диярлек таралган. Шуңа да карамастан, туйга кайттылар. Күбесе яңа өйләнешкән парлар, яшь әти-әниләр. Кечкенә бәбиләрен дә күтәреп килүчеләре булды. Менә шулай бер-берсенә таяныч булып яшиләр алар. 

Тулырак:http://https://intertat.tatar/news/tatar_sreda/05-08-2020/milli-kiemle-kiya-k-l-sh-tatar-halyk-yolalary-yr-biyul-re-kazanda-milli-tuy-uzdy-5761249

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев