Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Республика матбугаты

Әтнә башлыгы районның Россиянең ике өлкәсе кадәр сөт җитештерүен әйтте

Район авыл хуҗалыгы министрлыгы рейтингы буенча беренче урында.

Әтнә районы хуҗалыклары Волгоград һәм Новгород өлкәләре бергә җитештергән кадәр күләмдә сөт сава. Бу хакта район башлыгы Габделәхәт Хәкимов "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте.

"213 тонна сөт җитештерелә көн саен. Азмы бу, күпме дигән сорауга мин бер генә мисал китерәм. Бар Волгоград өлкәсе. Ул территориясе белән Татарстаннан зуррак. Бар Новгород өлкәсе, мәйданы буенча Татарстанга якын. Менә безнең район шушы ике губерна хәтле сөт җитештерә. Чагыштырып карагыз инде", - диде Габделәхәт Хәкимов.

Әтнә районы ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы рейтингы буенча лидер район санала. 2017 елда да район министрлык рейтингында беренче урында иде.

Район башлыгы Әтнә районының Россия өлкәләре белән генә түгел, Татарстан районнары белән чагыштырганда да бик алдынгы позицияләрдә булуын әйтте. "Әтнә районы Татарстанның 1,4 процент җирләрен биләп тора. Савым сыерларының 3,4 проценты, 6 процент җитештерелгән сөт Әтнәдә. Татарстанда шартлы бер гектарга 468 кг сөт савып алалар, бездә өч тапкыр артык - 1325 кг", - диде ул.

Район башлыгы әйтүенчә, авыл хуҗалыгы продукциясенә сатып алу бәяләренең төшүе һәм чыгымнарның - ягулык, ашлама, запасть частьларга бәяләрнең артуы авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә хезмәт хакын тиешле дәрәҗәгә күрсәтергә мөмкинлек бирми. "Резервларыбыз бар, әмма бәяләрнең гадел булмавы мөмкинлек бирми", - диде ул.

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район сессиясендә Әтнәнең авыл хуҗалыгы өлкәсендә зур казанышларга ия булуын әйтте. "Аеруча терлекчелектә. Бу район чын татар районы буларак, татар халкының иң матур сыйфатларын саклый. Дус, бер-берсенә ярдәмчел халык яши", - диде ул. 
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/12/180720/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев