Әтнә таңы

Әтнәдә яшәүче дусларыбызны барлыйбыз - Мәгариф

Безнең хәбәрчеләребез турында бу язмалар. Укыгыз әле...

Әтнә районының Күшәр авылында минем ике рухи туганым, иҗатташ дусларым яши. Аларның берсе – “Тырысым тулы җиләк” һәм “Күңел җырым дәва” исемле китаплар авторы, шагыйрә Рузия Камаева, икенчесе – укучыларга республикабызның күпсанлы журнал-газеталарында басылып килүче шигырь-хикәяләре аша таныш булган тынгысыз һәм керсез күңелле Мөнир Шакиров.

Әле яңа гына Әтнә районының Куәм мәдәният йортында районның татар теле укытучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре белән булган очрашудан соң, хезмәттәшем, “Мәгариф” журналының бүлек мөхәррире Таһир Сабирҗанов белән Күшәрдә яшәгән шушы дусларыбызның хәлен белергә барып килдек. Исән-имин , иҗат рухы белән яшәп ятуларын күреп, бик сөендек. “Гаилә һәм мәктәп” журналы укучыларын без Рузия белән узган елгы саннарның берсендә таныштырган идек. Укучыларыбыз аны хәзер дә яхшы хәтерлиләрдер дип белик ( Тиздән аларны Рузия белән Мөнирнең иҗаты белән дә якыннан танышу көтә). Шагыйрьләр сагыштан туа, диләр. Рузиянең шигырьләрендә дә бетмәс-төкәнмәс сагыш бар. Аның һәр шигъри юлы — сагышка төрелгән сер, һәр шигъри тәлгәше — серле сандык.

Күңелкәем нечкә кылдай,

Әзер тора чыңларга.

Бер җылы сүз җитәр иде

Сагышымны юарга.

Яз кошлары белән бергә мәхәббәтен көткән героиняның керсез хисләрен чагылдырган бу юллар кемне дә үзенең самимилеге, ихласлыгы белән күңелләрне җәлеп итми калмыйдыр. Чөнки бу мәңгелек сөю юлында кем генә яраланмаган, өзгәләнмәгән, абынмаган. Шуңа күрә дә ул үзенең укучыларын уйланырга, юксынырга,йөрәкләрне телеп, кабат яратырга мәҗбүр итә.

Шигырьләре белән бергә, Рузиянең кул эшләренә дә сокланмаган кеше юк Күшәр авылында. Мөлдерәмә тулы күңелендәге хисләрен шигъри юлларга салучы дустыбыз буш вакытларында да тик тормый — чигү чигә, мамык шәлләр бәйли. Күрәсең, күңелендә янган хисләре шигырь юлларыннан чигү, шәл бизәкләренә матурлык, сафлык үрнәкләре булып күчә торгандыр.

Реклама

Ашыгып кына керсәк тә, әнисе Гөлзадә апа безне авыл каймагы, балы белән чәй эчермичә чыгармады. Юмартлыгы, кунакчыллыгы, якты йөзе белән әниләребезне хәтеребезгә төшергән ул анага мең-мең рәхмәтләр яусын!

Мөнир Шакиров Рузияләр яшәгән урамның икенче очында тора. Без Хәбирә апаларга Мөнирнең бертуган абыйсы абыйсы Тәбрис белән бергә килеп кердек. Мөнир ММТВ программасына көйләнгән телевизорыннан, әлеге тапшыруның хезмәткәре буларак, нидер язып утыра иде.Шулай булса да, шат йөзле Мөнир безне әллә каян танып алды. Без телгә килгәнче, хәлләребезне сорашып алырга да өлгерде.

Мөнирне дә язмыш туып, тәпи йөри башлауга, зур сынаулар белән каршы алган. 6-7 яшеннән аның аяклары сына башлый. Йөрерлек булып ныгып китә алмый. Әмма кыю, максатчан дустыбыз тормышта югалып калмый, туганнары, авылдашлары ярдәмен тоеп, үз урынын табып, үрләр яулавын дәвам итә. Хәзер үзе дә кулыннан килгәнчә авылдашларына ярдәм итеп яши. Шигырьләр, хикәяләр яза. Иҗат оешмалары белән даими элемтәдә тора. Хәбирә апа, без килгәнгә күңелләре тулып, күзләреннән яшьләр килгәнгә, аларга исәнлек теләп, китү җаен карадык. Казанга килеп җитеп, интернета үз битемне ачсам, Мөнирнең миңа язган хаты белән очраштым. Менә ул:

“Исәнмесез, Ирек абый!

Мең рәхмәт сиңа мине хөрмәт итеп, яныма кереп, минем хакта халыкка бәян итәргә теләвеңә. Якын туганымны күргәндәй сөендем бүген!”

Үзеңә рәхмәт, энем! Безгә дә шундый язмыш язган. Без дә сезнең язмышларны йөрәкләребез аша үткәреп яшибез.

Ирек НИГЪМӘТИ

Чыганак: http://magarif-uku.ru/tt/atnada-yasha%D2%AFche-duslarybyzny-barlyyby/

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: