Әтнә таңы

Юрганыңа карап аяк суз, яки яңа йорт салуны нидән башларга? — «Шәһри Казан»

Кайбер чыганаклар бу сан 40 процентка кадәр үскән дип бәяли. Баштарак халык эпидемияне кеше күп булган урыннан ераграк җирдә үткәрү, дүрт стена арасында бикләнеп утырырга теләмәде, соңрак, ил чикләре ябылып, ялларны читтә үткәрә алмау да өстәлде.

Шәһәр читендә үз йортыңның киң ишегалды, бакчасы бар дигәндәй, җәйге ялны шуның белән алыштырырга булдылар. Шуңа өстәп, сәламәтлекнең дә кадере артты, моның өчен исә чиста һавасы кирәк.

Йортлар төзү белән шөгыльләнүче компанияләр дә йортка ихтыяҗ артуын таный. Казандагы бер төзелеш оешмасы җитәкчесе Ильяс Гыймадов әйтүенчә, коронавирус чорында фатир алыргамы, йортмы дип уйланган кешеләр йорт алуның отышлырак булуын аңлаган.

— Апрель–май айларыннан башлап шәхси йортлар белән кызыксынучылар шактый булды. Кайбер тармакларда торгынлык сизелсә, бездә эш күп. Йорт төзетергә теләүчеләрнең саны артты гына. Күбесе фатирларын сатып, йортка күченмәкче, — ди ул. 

Риелтор оешмасында эшләүче Лена Спиридонова шәһәр читендәге йортларны күпләп ала башлауларын коронавирус белән генә бәйләп аңлатмый. Соңгы берничә елда йорт бәяләре төшеп, фатирныкыннан әллә ни аерылмый башлады, шуңа да беренчесенә өстенлек бирәләр, дип аңлатты ул. Шәхси өй яңа йорттагы ике бүлмәле фатир бәясенә тигезләшә икән. 

Проектсыз өй булмый

Берәүләр әзер йортны сатып ала, икенчеләр проектын булдырып, үзе төзетә, өченчеләр иске йортны алып төзекләндерә. Төзелеп бетмәгән йортларны алучылар да бар. Кайсы вариант отышлы? Йорт салуны нидән башларга? Язмада без шул сорауларга җавап эзләдек.

— Йортны үзең төзү яки төзетүдән дә яхшырагы юк. Аны син үзең теләгәнчә, үз таләпләрең туры китереп төзисең. Төзү барышында һәр этабын күреп торасың. Әзер йортларның бик азы гына сыйфатлы итеп башкарыла. Аларны сатарга дип салганда, арзанлы материал кулланып, акча эшләү турында гына уйлыйлар. Төзелеп бетмәгән йортларга да кызыкмаска киңәш итәм. Алар баштан ук дөрес салынмаган булырга мөмкинннәр. Әзер йортны сатып алганда технадзор вәкилләрен чакыртырга кирәк. Алар карап-тикшереп, үз бәясен бирә, — ди Ильяс Гыймадов.

Фатир бәясенә йорт алып булуын ул да раслый, шул ук вакытта бәя участокның кайда урнашуына карап куела, дип кисәтә. 

Йорт салуны нидән башларга? Ильяс Гыймадов иң беренче чиратта гаилә бюджетын карарга куша. Күпме вакыт эчендә никадәр суммага йорт төзергә мөмкинлегең бар? Барысын да яхшылап уйлап эш итә башлау зарур. Аннары участок карый башлыйсың. Анысын хәл иткәч, проект булдырасың, йортыңның зурлыгы турында уйлана башлыйсың. Анысын ничә кеше яшәячәген истә тотып исәплисең. 

Йортның проектын ясату мәҗбүриме? Төзүчеләргә бу сорауны бик еш бирәләр икән. Аларның исә җавабы бер — проект төземичә тотынма. 

— Ансыз бюджетны күзаллап булмый. Проектсыз гына зур итеп йорт салып куялар да, эчке ягына акчалары җитми, шуннан төзелеш туктап кала, мондый очраклар бик күп. Проект нигезендә кирпеч, калай һәм башка материалларның күпме кирәк булуын чамалыйсың. Аннары проектсыз өйнең дөрес төзеләме икәнен контрольдә тота алмыйсың. Соңыннан тәрәзә дөрес якка карамаган, җилләтү системасы уйлап бетерелмәгән дип зарланалар. Эшләп бетергәч кенә сораулар тумасын дисәгез, проектсыз эшкә алынмагыз, — ди әңгәмәдәшем. 

Икенче бер төзелеш компаниясе җитәкчесе Рөстәм Закиров та сүзен шуннан башлады. Аныңча, иң зур һәм тупас хата — проект төземәү. 

— Кеше шуның белән акчаны янга калдырам дип уйлыйм. Йорт төзегәндә мин әле бу өлкәдән ерак идем. Йорт төзеп чыккан булачак күршеләр белән сөйләштем, алардан алган беренче киңәш — «проект кирәкми, акча сарыф итү генә». Кәгазьдә үзебез ясаган проект белән төзелеш башладык. Шуннан хата өстенә хата ясалды. Проект төзетү 30-50 мең сум тора. Акча янга калсын дип, проектсыз эшләгән кешенең йә акчасы киресенчә күбрәк чыга, йә төзегән йортын ошатмаячак, — ди ул. 

Юрганыңа карап аяк суз

Өй салынасы участокны сайлаганда, аның бөтен коммуникацияләре булу мөһим. Күршеләр белән дә танышып чыгарга кирәк. 

Бюджетны алдан уйламыйча эшкә керешү дә дөрес түгел. Күпме акчаң бар, шуңа исәп тотарга кирәк. Әгәр дә 5 млн сум акчаң бар икән, шуннан чыгып төзергә кирәк. Акчам булыр да өстәмә шуны төзермен, тегесен алырмын дигән нәрсә бармый. 

Йортның мәйданы күпме булырга тиешлеген дә уртача чамалап була. 

— Ике балалы гаиләгә кимендә 65 кв м да җитә. Бу өч бүлмәле фатир кадәр. Шәхси йортның бакчасы да, террасасы да бар, дигәндәй, өйдә генә тормыйсыз. Фатирда гына ул подъездга чыгып утырып булмый. Йорт дигәч, күпләр зур мәйданны күз алдында тота. Акчаң җитми икән, болын кадәр өйгә кызыкмаска киңәш итәм, — ди Рөстәм Закиров. 

Реклама

Әңгәмәдәшем сүзләренчә, элек ике катлы йортларга өстенлек бирсәләр, соңгы ике елда бер катлысын сорыйлар.

— Хәзер халык бу мәсьәләдә бик белемле, 500 кв м лы өй урынына 100 кв м лысын салу бөтен яктан да отышлы һәм кечкенәрәк йортта да бәхетле яшәп булуын аңлыйлар. Икенче катка сирәк менүләрен, күп вакыт аскы каттагы аш һәм кунак бүлмәсендә үтүен таныйлар. Баскычтан менеп йөрүне дә авырсынучылар бар, — ди ул.

Баскыч бер бүлмә кадәр урынны алып торуны да истә тотарга кирәк. Ике катлы итеп салу җир кишәрлеге кечкенә булганда гына яхшы, ди Ильяс Гыймадов. 

Бүре таш йортка керә алмый

Йортны нинди материалдан төзергә? Ильяс Гыймадов, әлеге сорауга җавап Ниф-Ниф, Нуф-Нуф һәм Наф-Наф турындагы мультфильмда бар, диде. Белгәнегезчә, йортны аларның берсе саламнан, берсе агачтан, берсе кирпечтән төзи. Бүре таш өйгә генә керә алмый. 

— Бөтен җавап менә шунда. Мин фәкать кирпечтән төзү ягында. Экологик чиста материал да булып тора. Аның эчендә микроклимат та әйбәт була. Каркас йортлар исә безнең климатка яраклы түгел. Экологик яктан да киңәш итмим. Агачтан бик сирәк кенә төзибез. Ул бик нәзберек материал. Аннары агач арзанрак дип уйлыйлар. Әгәр дә яхшы агач белән эшләсәң, кирпечтән дә кыйммәтрәккә төшә, — ди ул. 

Фундаментны салып калдырып, ул ныгыгач кына, икенче елга, стеналарын күтәрә башларга була дию ялгыш фикер икән. Заманча технологияләр һәм материаллар белән өч атнадан стеналарын өч башларга була, диделәр беравыздан белгечләр. 

Алсу Шәмсетдинова, газета укучы:

— Бер бүлмәле фатирны сатып, Вознесение бистәсендә ипотекага 100 кв метрлы әзер йорт сатып алдык. Үз йортың булуның өстенлекләрен башта ук сиздек. Бердән, коммуналь түләүләр кимрәк. Икенчедән, тыныч, шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итәсең. Кечкенә генә булса да, бакча тотарга була, өстәлеңдә яңа гына түтәлдән өзеп кергән яшелчә, җиләк-җимеш тора. Кыш көне карлар туздырып кар көрәү дә күңелгә бер ял. Уңайсыз ягы — йортның тукталыштан ерак булуы, инфраструктура җитмәүдә. Аннары чүп җыю көйләнмәгән. Урам башларында чүплекләр күп. Контейнерлар зур булса да җитми.

Рәсимә Галиева, «ШК» журналисты:

— Өй салганда махсус проект эшләтмәдек, аның өчен артык акчабыз да юк иде. Шуңа да әзер проектларны интернеттан карадык. Шуларны үзебезчә үзгәрттек. Хәзер тәрәзәне монда куясы калган, болайрак эшләгән булсак дип тә уйлыйбыз инде. Аннан ир белән хатын үзара да кайбер мәсьәләләрдә килешеп бетми, шулай да уртак фикергә килергә туры килә. Берең бер төрле, икенчең башка төрле уйлый. Өйне сала-сала камилләштерәсең инде. Бер танышларыбызга барып, бүлмәләрен бик тә ошатып кайттык. Шунда ир кеше, без хатын белән обой алганнан соң, бер атна сөйләшмәдек, диде. Безнеке алай ук булмады, чөнки без икәүләшеп ябыштырдык. Эшләгәндә дәшмичә торып булмый. Шәхси йорт минем өчен иң элек бакча. Өй янәшәсен коймалап алгач, рәхәтләнеп суган-кишерен, кыяр-помидорын үстердем быел. Бакчада эшләргә яратам, шулай ял итәм.

Лилия Локманова, «ШК» журналисты:

— Шәһәрдә үз йортың белән торуның бер кочак уңай яклары бар. Беренчедән, ул фатирдан күпкә зуррак. Ә бәя ягыннан арзанракка да чыгарга мөмкин. Икенчедән, күршеләр синең өеңдә нәрсә сөйләгәннәрен беркайчан да ишетмәячәк. Өченчедән, кич эштән кайткач машина куярга урын эзләп йөрисе юк инде.

Йортны без өч ел элек сала башладык. Фундаментыннан алып, идән — түшәмнәренә кадәр ирем үзе эшләде. Болай итмәгән очракта, осталарга шактый гына сумма чыгарган булыр идек. Әйе, фатирны алгач, 1 ай тирәсе ремонт ясыйсың да, керәсең. Өй төзү озаккарак сузылырга мөмкин. Яшь балалы гаиләләр өчен тагын бер минусы — уйнар өчен балалар мәйданчыгы булмау (үзегез ясап куймасагыз инде). Аның каравы, җәй буе бакчада үзегезнең яшелчә, җиләк-җимешне үстерергә була. Кышын исә кар көрәү бәхете тәтеячәк. Үзегез дә, балалар да саф һавада күбрәк булачаксыз.

Әгәр фатирда яшәсәк, үзчикләүләр режимын ничек уздырган булыр идек икән?!

Чыганак «Шәһри Казан»,

Автор Дилбәр Гарифуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: