Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рецептлар

Бик тәмле кычыткан ашы

"ВК"дагы дустыбыз Мәрьям Миңнегуловадан чираттагы күчтәнәч. Ураза аенда бик җиңел аш бу, иң мөһиме - файдалы.

"Кычыткан ашымны да куярга булдым. Мин үскәндә әбием ничек пешерә иде, мин шулай пешерәм. Кычыткан ашын итле шулпа белән дә пешергән бар, шулай ук әбием әйтә иде: "Шулпага майда кишерне, суганны кыздырып салыгыз".
Мин бу юлы фрикаделькидан пешердем. Су кайнап чыкты, фрикаделькиларны, тозны салдым. Ул пешүгә саламлап турап бәрәңге салдым. Чиста җирдән кычыткан яфраклары җыеп кердем һәм чайкатып алдым. Кайнаган су белән пешекләп, кычытканны турадым.
5 йомырка сытып кычыткан белән тугыладым да, шулпага салдым. Кишер, суган кыздырып салдым, үзебез шулай яратабыз. Томат пастасы да өстәп җибәрдем.
Майлы итле шулпагыз булса суган белән кишерне майда кыздырып тормасагыз да була, болай да майлы була. Үз ихтыярыгыз.

Сезне яратып Мәрьямегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев