Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рецептлар

Искиткеч тәмле гөбәдия - чөнки Мәрьямнән!

"Төшемдә төн буе гөбәдия пешереп чыктым. Рецепт буенча түгел, үземчә маташтырдым камырны. Сезгә дә язып үтәм, рецепт ошаса лайкларыгызны куеп үтегез дускайларым".

ВКдагы дустыбыз Мәрья Миңнегулова әнә шулай дип яза. Ул пешергән, әзерләгән ризыкның һәрберсе тәмле, телеңне йотарлык була. Гөбәдия пешерү рецепты белән дә таныш булыгыз.

"Бер таба гөбәдия өчен алдым ярты стакан җылымса кефир, салдым шуңа ярты чәй калагыннан әзрәк чәй содасы, 1 йомырка, тоз, песок, 6 аш калагы көнбагыш мае, он салып камыр бастым, 5 минуттан соң җәеп табага эчлек салып, капкачын ябып, бөреп духовкага тыгып та куйдым.
Эчлекне инде язып тормыйм, барыгыз да беләсез. Корт, йөзем+дөге, шикәр комы, йомырка, ак май, корт. Мин эчлеген дә юка булганны яратам. Менә шул дусларым. Пешереп карагыз. мин кортны үзем ясыйм, җәлләп салмыйм", - дип яза ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев