Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рецептлар

“Миллионер” салаты рецепты

Бу гадәти булмаган туклыклы һәм телеңне йортарлык салатны ясап карагыз.

Ингредиентлар Пешкән сыер теле 120 грамм йомырка 1 данә Яшел алма 1 данә караҗимеш 60 грамм каты сыр 70 грамм майонез 100 грамм лимон согы 2 кашык әстерхан чикләвеге.

Йомырка, алма, тел һәм караҗимешне салам кебек турыйбыз. Алма өстенә лимон согы сыгабыз, ул үзгә тәм биреп кенә калмый, ә алманы каралтмый да. Каты сырны эре кыргыч аша үткәрәбез. Башка ингредиентлар янына аның яртысын гына кушабыз һәм барысын бергә болгатабыз. Майонез кушабыз һәм тагын бутыйбыз. Салатны таусыман формага китереп өябез. Өстенә калган сырны сибәбез. Челтәрсыман итеп майонез агызабыз. Әстерхан чикләвеге, кара җимеш һәм яшел тәмләткечләр белән салатыбызның өстен бизибез.

Чыганаак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/millioner-salaty-retsepty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев