Помидор белән кызыл борычтан салат
Кирәк була:
3 килограмм помидор (иттарткычтан чыгарып), 1 килограмм кызыл борыч (болгарский) үзегез теләгәнчә турыйбыз, сыек май 100 грамм, 1 стакан шикәр комы, 8 чәй кашыгы тоз, 6-8 тырнак сарымсак, 6 аш кашыгы уксус.
Эшләү тәртибе: Барысын бергә катнаштырып 40 минут кайнатасын. Уксусны ахырдан салып 1-2 минут кайнатабыз.
Стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз, өстенә капкачларын бормыйча гына 10-15 минут "водяной баня"да тотабыз һәм капкачлап ябып куябыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев