Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Ришвәтчелеккә каршы бергәләп

Әтнәнең элекке ришвәтчесе

Совет ришвәтчесе 1979 елның елның июль ае иде. Икенче кварталда ит җитештерү һәм дәүләткә тапшыруда район хуҗалыклары арасында иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән өчен районда булдырылган күчмә кызыл байракны безгә тапшырыласын җиткерергә килгән иде вәкил.Ул байракны без инде рәттән унсигезенче тапкыр яулыйбыз. Партиянең райком бюросы әгъзасы, халык контроле комитеты рәисе белән...

Совет ришвәтчесе

1979 елның елның июль ае иде. Икенче кварталда ит җитештерү һәм дәүләткә тапшыруда район хуҗалыклары арасында иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән өчен районда булдырылган күчмә кызыл байракны безгә тапшырыласын җиткерергә килгән иде вәкил.Ул байракны без инде рәттән унсигезенче тапкыр яулыйбыз. Партиянең райком бюросы әгъзасы, халык контроле комитеты рәисе белән терлек торакларын, терлек азыгы хәзерләү барышын, төзелеш объектларын, көтүлекләрне, сугару мәйданнарын карап чыктык. Терлекчеләр белән җыелыш үткәргәннән соң чәйләп алынды.Әңгәмә хуҗалык конторасында дәваам итте. Сүз арасында районда шактый ит җитештерелсә дә, кибетләрдә ит сатылмавы телгә алынды. Бу вакытта базарда да табам димә дип зарланды түрә. Дөрестән дә, итне Казан кибетләрендә дә талон белән генә саталар. Мин: " әгәр үзкыйммәтеннән ун килограмм сатып бирсәм, алып урнаштыра алырсызмы?" дип сорадым. Ул бик рәхмәтле буласын әйтте. Бухгалтер белән сөйләшү төймәсенә басып: "Габделхай абый, Мәхмүтов Сафага ун кило ит язып бирегезче" дигәнгә ике минут үткәнче, баш хисапчы ит сатарга боерык һәм акча түләгән квитанция тотып бүлмәгә керде. Боерыкка кул куеп, үзенә суздым. Тыгыз кәгазьгә төреп, завхозның монда кертүен сорадым. Икенче язуга җавап көтеп торуын аңлап, анысын сатып алучы түли дип вәкилгә ымладым. Ә ул кесәләренә суккалап алды да: "янымда акчам юк икән бит" диде. Мин биреп торам алайса дип, ике унлыкны аңа суздым. Ул аларны алып, хисапчыга бирде.

Сентябрь аенда районның халык контроле комитетына чакыру килде. Анда хуҗалыкның эчке кирәкләренә тотарга тиешле ит лимитына сыешмаган колхоз җитәкчесе буларак җавап тотасы икән. Утырышны алып баручы "Правда" колхозында эчке хуҗалык чыгымнарына ит җиткерелгән лимиттан тугыз процентка артык тотылганын җиткерде. Моның өчен җитәкчегә өч айлык хезмәт хакы күләмендә штраф салырга мөмкинлеген әйтте. Мин җитештерү планын 22 процентка арттырган өчен нинди җәза бирелергә тиешлеген сорадым. Комитет әгъзалары үзара карашып елмаештылар. Рәис яхшылык эшләгәнсыман: Рифат Бариевич, сезнең хуҗалыкның хезмәтләрен беләбез. Әмма Казаннан килгән кәгазьгә җавап җибәрәсе бар. Кемгә чара күрергә кушасың?- ди.

-Минем өчен башка кешене хөкем итү дөрес булмас. Ләкин карарның гадел булуы шарт.

-Иптәшләр,"Правда" колхозында ит җитештерү буенча күп эш башкарылуын искә алып, аның рәисе Габидуллинга 15 көнлек хезмәт хакы күләмендә начет ясарга тәкъдим итәм. Каршылар булмастыр бит?

Туганнары уңайсызланмасын өчен түрәнең чын исемен атамадым, ул үзен танымый калмас. Ришвәтчене Ходайның үзе хөкем итәсенә шигем юк. Ул икеләтә гөнаһлы: Алган иткә арзан бәядән булса да акча түләткән өчен үч ала һәм үз постында эш күрсәтә. Бәлки әле башкаларны кисәтеп кую дип тә аңларга кирәктер: "кем белән эш иткәнен белеп торсыннар!"

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев