Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Ришвәтчелеккә каршы бергәләп

Бергәләп эшләү кирәк

Коррупциягә - юк Питрәч районында семинар-киңәшмө узды. Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче, Биектау, Яшел Үзән һәм дә Питрәч районнарының коррупциягә каршы көрәш комиссиясе җитәкчеләре, Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтнең Президент идарәсе вәкилләре, массакүләм мәгълүмат җитәкчеләре катнашындагы киңәшмәдә узган елга нәтиҗә ясалды һәм дә нинди юнәлештә эшләргә кирәклеге хакында да...

Коррупциягә - юк Питрәч районында семинар-киңәшмө узды. Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче, Биектау, Яшел Үзән һәм дә Питрәч районнарының коррупциягә каршы көрәш комиссиясе җитәкчеләре, Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтнең Президент идарәсе вәкилләре, массакүләм мәгълүмат җитәкчеләре катнашындагы киңәшмәдә узган елга нәтиҗә ясалды һәм дә нинди юнәлештә эшләргә кирәклеге хакында да фикер алышынды. Семинар-киңәшмәне башлап җибәреп, район башлыгы Эдуард Дияров иң элек килгән кунакларны Питрәч районы һәм дә биредә коррупциягә каршы эшнең алып барышы белән таныштырды. Бүгенге көндә һәрбер районда коррупциягә каршы көрәш комиссияләре эшләп килә. Аларның эшчәнлеге һәрдаим күзәтелеп барыла. Юстиция министрлыгы тарафыннан да коррупциягә каршы программаның үтәлешен тикшерү буенча һәрдаим тикшерүләр булып тора. Безнең районда да 20 февраль көнне булып киттеләр. "Тикшерүләр күрсәткәнчә, бар җирдә дә бөтенесе дә яхшы, дип әйтеп булмаса да, гомумән нәтиҗәләр уңай", - диде юстиция министрлыгының координацияләү һәм планлаштыру, мәгълүмати-аналитик эшләр бүлеге җитәкчесе Андрей Беденьгов. Гомумән, республикабызда коррупциягә каршы көрәш, профилактик чаралар да зур күләм дә алып барыла. Шул вакытта телевидение, мәгълүмат чаралары да читтә калмый. Бүгенге көндә ТНВ, Эфир каналларында алып барылган тапшырулар да халык арасында зур кызыксыну уята. Шулай да коррупциягә каршы бергәләп көрәшәсе дә, көрәшәсе әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев