Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Ришвәтчелеккә каршы бергәләп

Татарстанда ришвәтчелек юнәлешендәге меңнән артык җинаять ачылган

2016 елда республикада 396 ришвәт алу очрагы теркәлгән. (Казан, 10 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2016 елда Татарстанда хокук саклау органнары тарафыннан коррупция юнәлешендәге 1038 җинаять ачылган һәм алар башкарылмый калган. Шуларның 157се ришвәт алуга кагыла. Бу хакта Коррупциягә каршы көрәш координациясе буенча Комиссия утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җиткерде....

2016 елда республикада 396 ришвәт алу очрагы теркәлгән.

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2016 елда Татарстанда хокук саклау органнары тарафыннан коррупция юнәлешендәге 1038 җинаять ачылган һәм алар башкарылмый калган. Шуларның 157се ришвәт алуга кагыла. Бу хакта Коррупциягә каршы көрәш координациясе буенча Комиссия утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җиткерде.

Шулай ук ришвәтчелек юнәлешендә ачылган җинаятьләрдә 60 очрак хезмәт вазифаларыннан явызларча файдалану, 71 е- вәкаләтләрен арттыру, 396 сы- ришвәтчелек (157 факт ришвәт алу һәм 162се ришвәт бирү), 77 - арадашчы ришвәтчелек буларак билгеләнгән. Болардан тыш, 211 җинаять Россия Җинаять кодексының «Вак ришвәтчелек» маддәсе буенча теркәлгән. Бу өлкә буенча исәпләнгән гомуми зыян 646 млн сум булган, 1 млрд 210,8 млн сум кире кайтарылган. Судларга 610 вазифаи җинаятьләр буенча 323 кешегә карата җинаять эшләре җибәрелгән.

«Кешеләр янаулар һәм ришвәтчелек турындагы гаризалар белән ешрак мөрәҗәгать итә башладылар. Дәүләт органнарына булган мөрәҗәгатьләрнең арта баруы аларның хакимияткә ышанычын күрсәтә. Узган ел Президент Аппаратына гына да 43 меңнән артык мөрәҗәгать керде», - дип белдерде республика Президенты.

Рөстәм Миңнеханов сөйләвенчә, узган ел бюджет акчаларын, дәүләт мөлкәтен һәм җир кишәрлекләрен үзләштерергә маташу белән бәйле 550дән артык җинаять ачылган һәм алар башкарылмый калган. Әлеге җинаять эшләре буенча зыян 400 млн сум булган. «Хокук саклау органнары тарафыннан акчалар кире кайтарылган, - диде Президент. - Әмма шундый зыян факты үзе күзәтчелек яисә контроль функцияләрен башкара торган дәүләт органнарының, эчке финанс контроле өчен җаваплы кешеләрнең тиешенчә эшләп бетермәүләре нәтиҗәсе булып тора».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев