Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Ришвәтчелеккә каршы бергәләп

Коррупциягә юк дибез

Районда коррупциягә каршы көрәш ысулларын һәркайда, ә аеруча уку йортларында очратырга була. Әйтик, Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумының директор урынбасары Резеда Гарипова бу өлкәдәге эшчәнлекләре белән таныштырды. Төрле төбәктән килеп укучылар бар. Алар коррупция турында яхшы белергә тиешләр, - дип саный. Бу уңайдан биредә коррупциягә каршы чаралар махсус график...

Районда коррупциягә каршы көрәш ысулларын һәркайда, ә аеруча уку йортларында очратырга була. Әйтик, Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумының директор урынбасары Резеда Гарипова бу өлкәдәге эшчәнлекләре белән таныштырды.

  • Төрле төбәктән килеп укучылар бар. Алар коррупция турында яхшы белергә тиешләр, - дип саный.

Бу уңайдан биредә коррупциягә каршы чаралар махсус график нигезендә үткәрелә. Әле күптән түгел, техникум төркемнәрендә коррупциягә каршы видеопрезентацияләр конкурсы үткәрелгән. Ә аңарчы район прокуроры урынбасары Шамил Сабиров һәм хакимиятнең коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Гөлнара Галәүтдинова студентлар белән очрашып, шул хакта сөйләштеләр.

Коррупциягә кагылышлы сорауларыгыз булса, 2-10-16 (администрация бинасында), 2-15-60 9покуратура бүлеге), 2-15-75 (полиция бүлекчәсе) ышаныч телефоннарына шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев