Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
сан алу

Исәп-хисап кичектерелә

16 июнь көнне Әтнә муниципаль районы тер­риториясендә 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны әзерләүгә һәм үткәрүгә ярдәм итү комиссиясе утырышы узды.


Әтнә районы статистика бүлегенең әйдәп баручы белгече Гәрәева Гөлназ чыгышын тыңлаганнан һәм фикер алышканнан соң, комиссия районда халыкны барлау һәм сораштыру үткәрүне оештыру планынын формалаштыру буенча эшнең төп этабы тәмамлануын билгеләп үтте. План нигезендә районда 4 исәпкә алу, 24 исәп-хисап һәм 4 стационар участок булдырылачак. Бөтенроссия халык санын алу – 2020 үткәрү вакытында исәпкә алучыларга 5580 йортны узып, якынча 12961 кешене сораштырырга туры киләчәк.
Комиссия Әтнә районы статистика бүлеге тарафыннан әзерләнгән Бөтенроссия халык санын алу – 2020 өчен оештыру планын кабул итте.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 27 июнендәге 943 номерлы карары нигезендә 2021 елның 1 апреленнэн 30 апрельгә кадәр Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү вакыты расланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев