Әтнә таңы

Бүгенге технологияләрне яхшы белсәң генә эшкә алалар

Быелның 1 октябреннән Бөтенроссия халык исәбен алу узачак.

Реклама

– Анда заманча мәгълүмати технологияләрдән файдаланылачак. Шуңа да халык исәбен алуда катнашучыларның компьютер hәм планшетта эшли белүләре таләп ителәчәк. Кешеләр белән сөйләшкәндә, бөтен мәгълүматны шунда язып барачаклар, – диде районның әйдәп баручы эксперты Гөлназ Гәрәева.
Моңа кадәр халык санын алу вакытында «Сез рус телен беләсезме?» – дигән сорау бирелә торган булган. Бу стандарт сорау – ул күпмилләтле илебездә рус теленең ничек кулланылуын белү өчен кирәк. Шулай ук «Тагын нинди телләр беләсез?» – дигән сорау биреләчәк. «Сез бу телләрне көндәлек тормышта ничек файдаланасыз?» Аның максаты – халыкларның телләрне көндәлек тормышта ничек куллануын ачыклау. Әлеге сорауга җаваплар кайсы телләрне сак­лау кирәклеген аңлау өчен мөhим.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: