Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Аккошлар өчен сез дә борчыласызмы? Белгеч җавабы

"Ашыт" сакланышына кайткан аккошлар турында хәбәр биреп бардык. Санап көттек аларны. Ике пары кайтканын хәбәр иткәч,

Укучыбыз Нурсөя Баһавиева "Кичә генә  12 аккош санадык", - дип язды ачык группабызга. И сөендек инде.

Куанып та өлгермәдек, һава торышы бозылды. Җирне кар каплады. Сулар бозланды.

- Аккошларыбыз нишли икән?- дип хафага төштек.

"Ашыт" сакланышы белгечләренә мөрәҗәгать итәргә туры килде. "Борчылмагыз! Аккошлар туңмыйлар. Агым көчле булган җирдә су да катмый. Алар гел йөзеп торалар", - дип җавап бирде сакланышның инспекторы Гөлнара Абдрахманова. 

Азрак тынычландыгызмы? Хәбәрчебез Фидаил Кадимовның бүген төшергән фотолары болар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев