Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

ЕСИАга теркәлгән язманы өйдән чыкмыйча гына раслатып була

Белмичә калмагыз!

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге Пенсия фондының күп кенә хезмәтләрен гражданның шәхси кабинетында электрон рәвештә алырга мөмкин, дип искәртә www.pfrf.ru к

Пенсия фондының күпчелек хезмәтләрен алу өчен, гражданинның Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (ЕСИА) расланган исәпкә алу язуы кирәк.

Мөһим! Теркәү язмасын өйдән чыкмыйча  гына   кредит оешмасы аша:

- Саклык Банкы Онлайн

- Тинькофф

- Электрон Почта

аша раслатып була

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хезмәт күрсәтү өчен  гражданин алда санап үтелгән банкларның берсенең  клиенты булырга тиеш.

Шулай ук, язманы раслату өчен профильләреннән, дәүләт хезмәтләре сайтында шәхесне раслау коды белән Россия Почтасы аша хатка заказ бирергә мөмкин. Раслау коды белән хат адресатка 2 атна эчендә җиткереләчәк.

Тагын бер раслау ысулы булып квалификацияле электрон култамга яки Универсаль электрон карта тора, алар аккредитацияләнгән таныклаучы үзәкләр тарафыннан бирелә. Аккредитацияләнгән оешмалар исемлеге белән сылтама буенча танышырга мөмкин https://e-trust.gosuslugi.ru/CA

«Пенсия фондының кайбер хезмәтләрен расланган хисап язмасыннан башка гына алырга мөмкин. Мәсәлән, кабул итүгә язылырга, мөрәҗәгать җибәрергә, документларны яки белешмәләргә алдан заказ бирергә, булачак пенсиянең якынча күләмен пенсия калькуляторы ярдәмендә исәпләп чыгарырга һәм башкалар», - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

Өйдә калыгыз! Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

Әтнә районында ПФР клиент хезмәте (бүлек хокукларында)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев