Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Җиләкне һәм виноградны язын эшкәртү

18 февраль көнне "Иртә язда бакчаны төрле авырулар һәм корткычларга каршы ничек эшкәртергә" исеме астында мәкалә тәкъдим иткән идек. Аны дәвам итәргә булдык.

Җиләкне иртә язда эшкәртү

 

Язын җиләкне эшкәртү мөһим чара. Эшкәртү өчен вакыт та аз – чәчәк атканчы өлгерергә кирәк. Һәм иң беренче эш итеп, түтәлдән иске яфракларны һәм чүп-чарны җыеп алырга, чүп үләннәрен йолкып юк итәргә кирәк.

Туфракны да корткычлардан һәм авырулардан саклау мөһим. Моның өчен рәтләр арасындагы грунтка 95°Ска кадәр җылытылган су сибегез. Кайнар душ туфрак монстрлары өчен зыянлы булсын өчен, суга марганцовка (алсу төскә кадәр) өстәргә киңәш итәләр.

Җиләкнең иң төп дошманы мучнистая роса, соры черек, ак черек, кара черек, шулай ук вертициллезное увядание. Боларны булдырмас өчен, куакларны грибка каршы чаралар белән эшкәртергә кирәк.

Әгәр узган сезонда сезнең бакчага корткычлар актив һөҗүм иткән икән, аларга каршы көрәш чараларын көчәйтергә кирәк.

 

Иртә язда виноград эшкәртү

Сезон башында виноградны ничек эшкәртүегез, аның җимешне ничек бирүенә бәйле булачак. Виноградны тәрбияләү язын чүпләрне, коры яфракларны җыеп, туфракны эшкәрткәч үк башлана.

Виноградның иң төп дошманы – гөмбә авырулары. Беренче профилактик эшкәртүне кышка төреп япкан материалны алганнан соң ук башлана.

Бөреләр ачылган чорда виноградны виноград талпанына каршы препаратлар белән эшкәртү мөһим.

Чыганак: https://www.ogorod.ru/ru/sad/care/14001/Chem-mozhno-obrabotat-sad-ot-bolezney-i-vrediteley-ranney-vesnoy.htm

Фоточыганак: https://pixabay.com/ru/photos/виноград-лоза-красного-винограда-1659118/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев