Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Куакларны кисеп, формалаштырыр вакыт - һәвәскәр бакчачы Лилия Хәйруллина киңәше

"Гортензия куагын ничек формалаштырып була, хәзер аны ничек кисәргә? " - газетабызның "Бакчачы почмагы"н алып баручы Лилия Хәйруллинага бирелгән сораулар болар.

Гомумән, хәзерге вакытта бакчада нинди эшләр башкарып була. Район үзәк больницасының  табиб-лаборанты, һәвәскәр бакчачы Лилия Хәйруллинаның җавап-киңәшләре сезгә дә файдалы булыр.

Гортензиянең төбенә көздән без үзебез өшемәсен өчен черемәле балчык өеп калдырабыз. Менә шул балчыкны таратып, төбен ачабыз. Хәзер ул бөре чыгара. Астан 4 бөре калдырам да  кисәм. Һәр ботагын шулай кисеп чыгам. Хәзер бакчадагы декоратив куакларның да бөтенесен кисеп, карт, нечкә ботакларыннан аралыйм. Бер-ике еллык ботакларны гына калдырабыз. Артык зур булып үсмәсен өчен,  очларын да кисеп формалаштырабыз. Карлыган, крыжовникларны да шул тәртиптә кисеп, бер-ике-өч еллык ботакларын калдырабыз. Бар куакларның да урта өлешен сирәклибез. Монысы куаклар җилләп торсын өчен. Куак куе булса аның арасыннан һава йөри алмый.  Беррәттән алма, груша, слива, чия агачларының карт ботакларын, эчкә караган ботакларын, бер-берсенә бәрелеп торган ботакларын кисәргә кирәк,- ди Лилия Хәйруллина. 

Кура агачларын да нәкъ шулай итеп, яшь ботакларын гына калдырып эшлисе. 

- Хәзер георгин бәрәңгесен , гладиолус суганчаларын алып яровайлаштыру өчен әзерләргә кирәк, - ди Лилия Хәйруллина.

 

Фотода Лилия Хәйруллинаның бакчасында эшкәртелгән куаклар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев