Әтнә таңы

"Сәхәр тәмамлангач, ярты сәгать буе иртәнге намаз кергәнен көтәргә кирәкме?"

Әлеге сорауга "Интертат. ру" электрон газетасына ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт юнәлеше җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков биргән җавапны файдаланабыз.

Безнең Диния нәзарәте төзегән намазлар расписаниесе бар. Намаз вакытлары кушымтасында да беренче пункт “сәхар тәмам”, икенчесе “мәчетләрдә укыла” дип язылган. “Сәхар тәмам” – ул таң беленә башлаган вакыт, офыкта күренә башлаган сызык. Ягъни, шул вакытка сәхарне ашап бетерергә кирәк, ураза керә.

“Мәчетләрдә укыла” дип язып, без иртәнге намазны ярты сәгатькә соңрак билгеләдек, бу ир-ат тәһарәт алып, мәчеткә барып җитешсен өчен кирәк. Азан да ярты сәгатькә соңрак әйтелә дигән сүз. Чынлыкта иртәнге намаз вакыты кеше сәхар ашап бетергәч башлана.   

(Әтнә таңы: димәк сәхәр ашап бетергәч, бер биш минут уздырып иртәнге намазны укысак була)

Тик, кызганыч, намаз вакытларын төзүчеләр арасында, белепме-белмиме, “сәхар тәмам” дигәч, ярты сәгать аерма белән “иртәнге намаз” яки фәҗр дип язып куючылар бар. Бу ярты сәгатьлек аерма аркасында кешеләрнең башы бутала. Ә без беләбез: кеше бер генә минутка соңга калса да, бу көн уразасы кабул ителми дигән сүз.

Намаз вакытлары календарьларын төзүчеләргә үтенеч бар: “иртәнге намаз” дигәнне “мәчетләрдә укыла” дип төзәтсеннәр иде. Хәзер азан сәхар тәмамланып, ярты сәгатьтән генә укылгач, кешеләр “без “сәхар тәмам” дип язуга карамыйбыз, азанга кадәр ашыйбыз” диләр. Бу дөрес түгел, чөнки Кояш азанны көтми. Азанны соңрак та укый алабыз. “Сәхар тәмам” дигән вакытка кадәр ашап бетерергә тиешбез, - дип аңлатты Булат Мөбарәков.

 

"Бер туктамый бер ел ураза тоту да Рамазандагы уразаның бер көнен алмаштыра алмый"

Реклама

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт юнәлеше җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәковуразага керү, авыз ачу вакытлары төгәл астрономик исәпләүләргә нигезләнеп билгеләнгәнен әйтте.

– Еш кына без Согуд Гарәбстанының, Уразага икенче көнне керүен беләбез. Бу бик мөһим. 1 көн уразаны башка вакытта өстәмә бер ел ураза да алмаштыра алмый. Шуңа күрә вакытында тоту кирәк, - диде.

Хәлең китсә, уразаны бозарга ярыймы?

– Дәү әнием сөйли иде: трактор, комбайннар юк, кул хезмәте, ә ураза тоталар. Татар авылларында ул вакытта да җәйгә туры килә иде ураза. Үләләр иде, ләкин уразасын бозмыйлар иде. Үләргә өндәмим, тик үлем хәленә җиткәндә генә уразаны бозарга сәбәп булып санала. Әби-бабаларыбыз үрнәк булып тора. 

Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда һаваны сүрән итә. Хәле бик авыр була икән, шәригать рөхсәт итә. Ләкин һич тотмыйча, башка айларга күчеререгә ярамый. Рамазанның бер көнен, бер туктамый бер ел тоту да аны алмаштыра алмый, - диде Булат Мөбарәков.

– Аллаһы Тәгалә үзе җиңеллек бирә. Тора-бара кеше ияләшеп китә. Сылтаулар, кирәкмәгән сәбәпләр эзләмичә, уразаны калдырмыйк, - дип куәтләде аның сүзен Илфар хәзрәт Хәсәнов.

Белешмәләр - телефон аша

Рамазан аенда шәригать сораулары буенча call-үзәккә мөрәҗәгать итеп булачак. Аның номеры – 8-800-222-76-67. Эш көннәрендә сәгать 10 нан алып 16.00 га кадәр шәригатькә кагылган сораулар буенча шалтыратып, җавап ишетеп була. Әгәр бирелгән сорауга анализ ясарга кирәк икән, җавап бераздан биреләчәк. Call-үзәк Рамазан ае тәмамлангач та эшен дәвам итәчәк.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/din/urazaga-ker-bez-namaz-kalendarl-rend-ge-khatalarny-bilgel-ramazan-ae-fazyyl-tl-ren-isk-rt-m-bi-babay/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: