Әтнә әлбәсе - укыйсыгыз килеп калган идеме?!
"Түгәрәк уен" журналында басылган бу язманы бүген күпләрегезнең укыйсы килеп калгандыр. Авторның үзеннән сорап алдык. Үзебезнеке бит.
Безнең балачак чын татар авылында, чын татар мохитендә үткән икән. Күпләр өчен әле без һаман да энекәш һәм сеңелкәшләр генә булсак та, сабыйлык хатирәләрен барларга керешсәң, вакытның никадәр бәрәкәтсез булуына, авылның ул заманнардан бирле никадәр үзгәреш кичерүен аңлап, шаккатасың.
Венера әбинең зур мичтә ипи пешерүен, ипиләрен иң әүвәл әтисе үреп биргән кәрзин савытларда кабартуын, аннан соң махсус агач көрәктә мичкә озатуын күреп үскән бала бит мин! Кар базы, утын лапасы, кәзәлек – кайда соң сез хәзер?!.
Чыннан да, авылның гаҗәеп ихлас, садә чагында үскәнбез икән без. Бераз беркатлырак шаяру-шуклануларыбызның да үзенә күрә хикмәте булган икән. - Әлбәме, хәлвәме?
Чыркылдап көлешәбез.
- Әлбә түгел, хәлвә!
Хәлвәне сайлыйбыз, янәсе. Ул бит затлы, тансык ризык, имеш, көн дә өстәлдә булмый. Ә әлбәне аны әниләр үзләре пешерә, ашап караган бар!
И, беркатлы балачак! Кем уйлаган, килер заман, чат саен ишекләрен киереп ачкан кибетләрдә киштә тулы хәлвә булыр, ә менә әлбәнең үзен дә, пешерә белүчесен дә көндез чыра яндырып эзләргә туры килер дип... Ул яктан мин, Аллага шөкер, бәхетле әле. Өч сабыем тугач та, газиз әнием бала бирнәсен әзерләп, паштетын, әлбәсен пешереп килде, балаларыбызны “авызландырдык", йоланы үтәдек.
Үз гомеремдә шактый куллар пешергән әлбәләрне авыз итәргә туры килде. Әмма әниемнең әлбәсенә җитми инде! Һәр кешегә әнисе пешергән ризыктан да тәмлерәк тәгам юк инде ул, килешәм. Тик шулай да әнинең әлбәсен бер кабып караган кабат-кабат шул тәмне сагынып искә ала. Димәк, әлбә, чыннан да, җиренә җиткән!
Әнием Фагыйлә Госманова Әтнә районы Түбән Шашы авылында яши. Тумышы белән Күшәр авылы кызы. Әлбә пешерергә дә ул туган авылында, әнисе – Гөлчирә әбиемнән өйрәнгән. Әби исә әлбә пешерүнең чын остасы булган инде – авылда аны махсус бәби туйларына чакыра торган булганнар. Безнең гаиләдә сер саклап, ялындырып тору юк, әнием, бик теләп, журнал укучыларны да әлбә пешерү тәртибе белән таныштырырга риза булды.
Эш барышы:
- Иң элек сары май әзерлибез.(Сары майның (топленое масло) әни беркайчан да кибеттән сатып алынганына ышанмый, үзе ясый.) Сыйфатлы атланмайны тутарасың (утка куеп эретеп, туртасын (сөт өлешен) аласың).
- 1 литр тулыр тулмас сары май әзерләргә кирәк була.
- Бодай онын табада алтынсу төскә кергәнче, болгата-болгата кыздырасың. Кызган онны иләккә салып илисең. Кызган, иләнгән он шулай ук 1 литрлы савыт тулганчы кирәк.
- 1 литр шикәр комын тирән савытка салабыз, өстенә күмелгәнче кайнап суынган су агызабыз. Шикәр комы эреп беткәнче болгатабыз.
- Әзер сары маебызны озаклап, каты итеп утта кыздырабыз. Шуңа аз-азлап он салабыз. Болгата-болгата 5-7 минут кайнатабыз.
6. Әлеге катнашмага аз-азлап суда эрегән шикәр комын салабыз. Болгатып торабыз. Ярмалана башлагач, уттан алабыз.
Әлбәбез әзер. Казан арты Әтнә якларында хатын-кыз бәби тапкач, аның әнисе, ягъни әби кеше сабыйга бала бирнәсе әзерли. Бәби туена, матур гадәт буенча, баланың әнисе ягыннан әбисе бала бирнәсе, паштет һәм әлбә алып килә. Әлбә белән баланың иренен майлыйлар – “авызландыралар”.
Гөлүсә Батталова,
Әтнә, Күәм
"Түгәрәк уен" журналындагы мәкалә фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев